

Безнең районнан да әлеге бүләкләргә ия булучылар бар. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын шәхси эшкуар – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илия Әгләмова белән Борай районы авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсе водителе Рифат Сибәгатов алдылар. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына “Гайфетдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Роберт Зиннуров белән “Раянов Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Раянов лаек булдылар.
– Мин Башкортстанга даими киләм. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме ел саен үсә. Узган ел рекорд булды – Башкортстан 1 млн тонна майлы һәм 3,6 млн тонна бөртекле культуралар җыйды. Терлекчелек буенча җитештерү күләмнәре даими арта бара. Русиянең иң яхшы аграр университетларының берсе шулай ук Башкортстанда урнашкан, – диде Оксана Лут. – Бүген без терлекчелек, үсемлекчелек, ветеринария, фәнни-мәгариф эшчәнлеге юнәлеше вәкилләрен бүләклибез. Хезмәтегез өчен, сезнең һәм сез эшләгән компанияләр ярдәмендә безнең гражданнар тәмле итеп ашый һәм көн саен күпчелек илләрдә булмаган бай ассортиментны күрә алулары өчен зур рәхмәт. Тоташ Русия Башкортстан продукциясен, брендларын белә. Республикада авыл хуҗалыгы алга таба да уңышлы үсәчәк дип ышанам.
– Бүген без АПК хезмәтчәннәренә, азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләргә, авылны республикабызның, мәдәниятебезнең һәм әхлагыбызның терәге итеп саклаучыларга дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Сезнең катлаулы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
фото: Мухамедьянов Азат, Яровиков Олег