

Олы Шөкшән авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында да бу эшләр тулы куәтенә бара. Күпьеллык үләннәрдән малларга берничә йөз рулон печән кысылып ферма янына китереп өелеп куелган. Механизаторлар Павел Илбатыров, Салават Габушев, Иван Йөзбахтин хуҗалыкның бөтен эшендә дә актив катнашып, иңнәренә салынган олы йөкне намус белән үтиләр. Әлегә кадәр печән тезмәләрен әйләндереп җыйганнар. Көннәрнең кояшлы торуы эшчеләрнең хезмәтен берникадәр җиңеләйткән. Чабылган печән тезмәләрдә кибә бара.
– Булдыклы егетләребезнең гомум тырышлыгы белән һәр көнне бихисап печән төргәкләнеп бара. Бу эшне дәвам итәбез һәм төргәкләр арта төшәчәгенә шик юк. Күпьеллык үлән басулары икенче чабымга да җитешеп яталар. Малчылык тармагына килгәндә, сарык, сыерлар, атлар – һәммәсе дә электр көтүчесе астында асрала. Көненә ике-өч тапкыр барып, өстәмә туклану биреп торабыз. Малларга яшел үлән ашау гына җитми, аларга фуражын да бирергә кирәк бит, – дип сөйли крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Салават Зарипов.
Киеренке хезмәт чорын юкка гына урып-җыю белән чагыштырмыйлар. Дөрестән дә, авыл кешесен, хуҗалык белгечләрен һәм җитәкчеләрен сыный торган вакыт бу. Кырларда өлгергән игеннәрне югалтусыз җыеп алу, ашлыкны амбарга кайтарып, киптереп, саклауга кую, хезмәтчәннәргә өләшү, орлык хәзерләү, суктырылган басуларны саламнан арындыру, аны урнаштыру, көзге чәчү өчен мәйданнар булдыру, чәчүне иӊ уңай вакытта үткәрү һәм башкалар. Әле шушылар янына көндәлек игътибар сорый торган терлекчелек өлкәсен дә искә алсак, эшнеӊ иге-чиге юк икәнен күрәбез.
Шушы бетмәс-төкәнмәс бурычлар арасында иӊ әһәмият-леләрнеӊ берсе – көзге чәчү. Ни дигәндә, көзге культуралар һәр елны үзләренә баглаган өметләрне аклыйлар. Шуңа күрә дә район аграрийлары уңышы җыеп алынган басуларны көзгә сөрү эше белән дә мәш киләләр.