

Район хуҗалыкларының кайберләрендә малларны көтүче тәрбиясендә асраучылар да юк түгел. Мәсәлән, Яңа Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгындагы маллар көтүче Дмитрий Скоблик тәрбиясендә.
– Дмитрий – биш ел шушы хуҗалыкта үз эшен яратып башкаручы эшче. Ул малларны ярата. Аеруча атларны җигүгә өйрәтү аның иңенә төшә. Көтүче булып эшләүнең ние бар инде, диярләр кайберәүләр. Беләсез бит инде, көтүчене хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган замана. Әйе, ул хезмәт беренче карашка гына бик җиңел кебек, ә чынлыкта җаваплы да, авыр да, көне буе аяк өстендә. Уйлап карасаң, җәен 30-35 градус эсседә, көзге салкын, яңгырлы көннәрдә тәүлек буе ачык һавада эшлиләр алар. Малларны бер генә минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Дмитрий һәр баш терлек өчен җавап бирергә кирәклеген яхшы аңлый. Эшен җиренә җиткереп башкара, сүзне тыңлый, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.
Без барганда да тәҗрибәле көтүче маллары белән иркен болында йөри иде. Ул берничә йөз баш малны Алмачуар кушаматлы аты һәм Пастух кушаматлы эте белән көтә. Көтүченең үз маршруты бар. Ул шуның буенча дөрес итеп вакытын бүлеп иртәдән кичкә кадәр эшли. Иделгә алып төшеп су эчереп, төшке аш вакытында ял иттерә. Менә шундый мал җанлы көтүче булганда хуҗалыкның малчылык тармагында уңышлар булуына шик юк та.