Авыл хуҗалыгы
19 Августа , 07:01

Атларым – минем тормышым

Яңа Бикмәт авылында яшәүче Радик Хаҗиев хаклы ялга чыккач үзенең яшьлек хыялын тормышка ашыру өчен үз чыгымнарына хәтсез генә башкорт токымлы атлар алып кайтып асрый башлый. Аның туган авылы – ат асрау өчен бик тә унайлы урын. Табигате матур, болыннары жәйрәп ята. Әлеге вакытта атлар электр көтүчесе астында асрала. Радик Мулланур улы барып хәлләрен белеп, ашатып йөри.

Атларым – минем тормышымАтларым – минем тормышым
Атларым – минем тормышым

– Көч барда тик торып булмый. Минем 21 гектарда пай җирем бар иде. Элек-электән шәхси хуҗалыгыбызда күпләп мал асрадык. Мал булгач, печән хәзерләргә кирәк. Кул көче белән генә ул кадәр җирне эшкәртеп булмый, дип эшләгән вакытымда акрынга техника җыйдым. Ике “Беларусь” тракторым бар, аларга тагылма агрегатлар да алдым. Бүген исә 200 гектардан артык җирем бар. Шуңа күрә минем өчен ат асрауның әллә ни кыенлыгы юк, – ди Радик Хаҗиев.
Әлеге вакытта атлар колынлап беткән дияргә дә була. Хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү эше дә финиш сызыгына якынлашкан. Көннәр яңгырлы булуы фермерның эшен бераз тоткарлап тора. “Аяз көннәр булса, мин бу эшләрне әллә кайчан башкарып куяр идем” – ди фермер хуҗалыгы башлыгы Радик.

Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас