Авыл хуҗалыгы
14 Августа , 10:05

Август ашыктыра

Кышкы бодайны җыеп алу эше белән бергә мал азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр азыкны күбрәк туплап калу планы белән эшлиләр. Көч һәм тир түгеп, күп чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар авыл хезмәтчәннәре.

Август ашыктыраАвгуст ашыктыра
Август ашыктыра

– Быел уңыш яхшы, эш барышы да канәгатьләнерлек. Печәнлекләр дә куе. Икенчегә дә җитешеп килә. Көннәр яңгырсыз торганда эшләп калырга ашыгабыз, – ди “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Булат.
Әйе, авыл хуҗалыгында үтә дә мәшәкатьле чор. Азык, урып-җыю эшләре белән беррәттән көндәлек терлекләрне карау, сөтен саву һәм дә инде кышка мал абзарларын, көзге чәчүгә җир хәзерләү кебек эшләргә дә җитешергә кирәк бит. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр бүгенге көн уңышы белән киләчәккә ит һәм сөт җитештерүчәнлеген арттыру юлында баруларын аңлап эш итәләр. Булат хуҗалык башлыгы булуына карамастан, тракторда печән чабу һәм рулонга кысу эшен үзе башкарып бара. Абыйсы Наил махсус агрегат ярдәмендә чабылган печәнне тезмәләргә сала. Шулай ук Илдус Хәмидуллин, Олег Мөхәмәтҗанов һәм Рәис Габдуллин – хуҗалыкның алыштыргысыз эшчеләре. Иртәдән кичкә кадәр басуда тир түккән эшчеләрне, механизаторларны тәмле ризыклары белән Илүсә Габдуллина сыйлый. Илүсә ханым үзе дә хуҗалык башлыгы, улы Булат белән ике хуҗалык алып баралар. Басучылык белән генә түгел, малчылык тармагын үстерүгә дә зур өлеш кертәләр. Биредә җитештерелгән продукцияне сөт заводына тапшырып, хуҗалыкта кирәк-ярак алыр өчен акча эшлиләр.
– Әлегә савым сыерлары сөтне мулдан бирә. Чөнки бу чорда азык мулдан. Шулай ук алар көтүлектә яшел, сусыл үлән ашыйлар. Кичен инде утарга кайтарылып, саву залына кертеләләр. Сауганнан соң яңадан җәйләүгә чыгарыла, – ди машина белән сыер саву операторы Володя Тимиряев.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас