Авыл хуҗалыгы
14 Августа , 10:10

Ашлыкның бөртеге дә әрәм булмасын

Авыл хуҗалыгы предприятие һәм хуҗалыкларында уракка әзерлек эшләре чәчү бетү белән башлана. Ел ничек килер? Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен тагын нинди мөмкинлекләрдән файдаланып була? Җитәкче һәм белгечләрне әнә шундый сораулар борчый. Икмәкне суктырып алу гына түгел, чистартып, тиешенчә киптереп, саклау урыннарына куярга да кирәк. Монысы – ашлык кабул итү предприятиеләренә йөкләнүче бурыч.

Ашлыкның бөртеге дә әрәм булмасынАшлыкның бөртеге дә әрәм булмасын
Ашлыкның бөртеге дә әрәм булмасын

Зур Бадрак авылы янындагы катнашазык заводында да әле кызу эш өсте. Завод бүгенге көндә бер мең тонна ашлык кабул итеп, кибәсен киптереп саклауга куйган. Басулардан килгән ашлыкның юлы лабораториядән башлана. Әлбәттә инде лаборант Мөнәвәрә Садертдинова кулы аша уза. Мөнәвәрә апа – биредә озак еллар эшләгән хезмәт кешесе. Аның осталыгы, эшенә җаваплы каравы алдагы уңышның мул булуына беренче адым булып тора.
– Басудан ашлык төрлечә килә. Көненә карап. Кояшлы көнне дымлылыгы, әлбәттә, аз була. Елына карата уңыш мул дияр идем. Ашлыкның төшеме дә, сыйфаты да яхшы. Шулай ук яңгырлы ел булуына карамастан, чүбе дә аз. Бу исә аграрийларның иген басуларында вакытында агрочаралар күрелүенең нәтиҗәседер дә, мөгаен. Соңгы көннәрдә яңгырлар явып торганга күрә, заводка дымлы ашлык китерелә. Аны җентекләп эшкәртергә, тиешле дәрәҗәгә җиткәнче киптерергә кирәк. Операторлар бу көннәрдә киеренке эшлиләр. Җәйге чорда киптерү-җилгәрү башнясының барлык механизмнарын сынатмаслык итеп алдан ремонтлап куйганнар иде,– дип үз эшенең асылы белән таныштырды тәҗрибәле лаборант.
Лаборатория аша узган ашлык киптергечкә бушатыла. Бу цехта берничә дистә еллар буена үз эшенең остасы булган Азат Гайсин эшли. Азат ага зур-зур берөзлексез эшләгән агрегатлар янында ашлык киптерә.
– Биредән мин бер генә минутка да китмим. Чөнки төрле хәл булырга мөмкин. Уты да сүнеп китәргә мөмкин һәм инде ашлык чүбе дә килеп уралып, агрегатларны юкка чыгару куркынычы да юк түгел. Биредә мин Мирзаһит Нуртдинов белән эшлим. Аның да ярдәме чиксез, – дип сөйләнә-сөйләнә, дөбер-шатыр эшләп торган цехка кереп китте Азат абый.
Сезонга әзерлек кысаларында басудан кайткан ашлыкны кояшта җилләтү өчен махсус мәйданчыклар да булдырылган.
Катнашазык заводы эш шаукымы белән шау-гөр килеп тора. Келәтләрдән ашлыкны Яңавыл элеваторына озатуда ашлык төяү машинасы опеараторлары Александр Дмитриев, Илдус Галләмов һәм аларның ярдәмчеләре Марсель Сабиров белән Ирек Әхмәтгалиев эшли.
Биредәге бөтен эшнең комплекслы баруына, әлбәттә, директор Илдус Гыйльмияров җаваплы. Илдус Әмирҗан улы иртәдән кичкә кадәр һәр эшчесе янында булып, эш чылбырының берөзлексез баруын хәстәрли.
– Әлегә 1000 тоннадан артык ашлык кайтты. Кайткан бөртеклеләрне киптереп, хуҗалыкларның амбарларына саклауга, чистартуга һәм сатуга озата барабыз. Чөнки ашлык күп килә, барысын да монда саклап булмый. Югыйсә алдагы көннәрдә җыелачак ашлыкны кабул итәргә урын булмаячак. Әлегә “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгының ашлыгын киптереп бирү өс-тендә эшлибез, – ди завод директоры Илдус Гыйльмияров.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас