Авыл хуҗалыгы
6 Августа , 11:00

Яшелчәчелек тармагы уңышы белән сөендерә

– Кәбестәнең башлары кочакка сыймаслык зур булып үссен өчен, түтәлен утау, йомшарту, әледән-әле әйбәтләп сугару, сезонга берничә мәртәбә тиешенчә ашлау, даими рә-вештә корткычлардан саклау зарури, – дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Кодаш авылыннан Флүрә Фәйзуллина.

Яшелчәчелек тармагы уңышы белән сөендерәЯшелчәчелек тармагы уңышы белән сөендерә
Яшелчәчелек тармагы уңышы белән сөендерә

Флүрә һәм Илфир Фәйзул-линнар – озак еллар инде авыл тормышына куанып, туган төякләрендә крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, басучылык һәм яшелчәчелек тармакларын үстерүче гаилә.
Моннан берничә ел элек бер гектар мәйдан җир рәсми-ләштереп кәбестә үстерү белән шөгыльләнә башлаган Фәйзуллиннар мул уңыш алалар. Кәбестә орлыкларын иртә яздан ук шәхси хуҗалык-ларындагы теплицада үстереп, үсентеләрне басуга чыгарып утырталар. Кәбестә үстерү – бик матур, ләкин аны уңдырып чыгару өчен тырышлык кирәк. Менә шул матур яшелчәнең үз эченә нинди шартларны кертүе, нинди сортларны сайлавы, нинди корткычлардан саклавы кирәклеге турында Флүрә ханым аңлатты.
– Кәбестә үстерүдә мул уңыш алу өчен иң беренче орлык сайлаудан башларга кирәк. Минем кәбестә үсентесен беркайчан да сатып алганым юк. Чөнки аны үзең утыртуның бер авырлыгы да юк. Кәбестә бик җиңел үсә торган яшелчәләрнең берсе, бары тик кайбер “фиш-ка”ларын гына белергә кирәк. Без менә берничә ел инде рәттән “Атрия” сортлы кәбестә үстерәбез. Соң җитешә, тәмле, чирләргә бирешми торган, тозлау өчен яхшы сорт дип исәпләнә. Күпләребез кәбестә үстерүнең нәрсәсе бар дия. Алай гына түгел шул. Кәбестә яхшы үссен өчен орлыктан соң, җирнең яхшы булуы, вакытында төрле агрочаралар үткәрелүе дә мотлак. Гомумән, яшелчә басуында без гаилә белән эшлибез. Илфир иген басуында эшләсә, мин улым Айнур һәм кызым Илнара белән биредә инде. Унбиш ел бу эш белән шөгыльләнәбез, – дип кәбестә түтәлләренә карап сокланып сөйләде уңган хуҗабикә.
Флүрә балалары белән кә-бестә басуында хезмәтләрен сала. Ә бу вакытта гаилә башлыгы арпа, бодай басуларын тәрбияли. Аның 80 гектар мәйданда җире бар. Шунда ул төрле культуралар һәм күпь-еллык үлән үстереп, печән хәзерли. Шәхси хуҗалыгында өч баш савым сыеры асрый. Шуңа күрә дә мал азыгы хә-зерләү эше аның иңенә төшә.
– Әлдә ярый техника һәм агрегатлар җитәрлек. Берсен-нән төшәм, икенчесенә утырам. Кылны кырыкка бөгәр вакыт бит. Быел исә аеруча бө-тен нәрсә берьюлы җитешә. Өстәвенә һава шартлары да койма яңгырлары белән сынап тора. Берөзлексез яуган яңгырлар мал азыгы хәзерләүгә киртә булып торды. Инде көн утырып китте, кинәнеп печән басуында эш гөрләтә башласак та иген басулары да тик тормый. Сап-сары, гәрәбәдәй башаклары белән комбайнчыларны үзенә чакырып тора. Кояшлы көннәрнең кадерен белеп, уңышны да әйбәт кенә җыеп алырга иде, – дип сөйләнә-сөйләнә тракторына утырып китте Илфир.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас