

– Атлар – минем хобби инде. Тәүдә ат фермасы ачарга уйлаган идем, тормыш иптәшем белән киңәшләшкәч, эре мөгезле терлек үрчетергә булдык. Алдагысын кем белә инде. Планнарыбыз күп. Эшләребез, Аллаһка шөкер, ырамлы бара. 300 рулоннан артык печән кысылып куелды. Тагын җыеп аласы бар. Иген басуларыбызга да чыгар вакыт җитеп ята. Уңыш 1,5 еллык запас белән тупланыр дигән ышанычтабыз. Терлекчелектә шунсыз булмый. Комбайннар әзерлек сызыгында, – дип сөйләде Алмаз Әлфит улы үзенең хуҗалык эшләре турында.
Моннан берничә ел элек махсус программа нигезендә 25 баш симменталь токымлы башмаклар алып кайткан яшь фермерның бүгенге көндә хуҗалыгында эшләре уңышлы баруы әллә каян күренеп тора. Мал азыгы хәзерләү кампа-ниясендә эшенең кайнап торуын һәм дә инде шушы эшләр беррәттән симертүгә асралган үгезләр өчен утар төзеп ятулары турында да хәбәрдар итте хуҗалык башлыгы Алмаз.
Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырылып тора. Шуңа күрә бу форсаттан файдаланып калырга кирәк.