

Килгән кунакларны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сәламләп, республикада Борай районы авыл хуҗалыгы районнарының берсе булуына басым ясады. Авыл хуҗалыгын үстерү һәм төбәкнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү өчен аграрийлар эшенең мөһимлеген ассызыклады. Һәм инде авыл хуҗалыгы тармагын киләчәктә дә үстерергә, мул уңыш алырга кирәклеген әйтте.
– Илебездә нинди генә хәл булуына карамастан, без авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерергә тиеш, – дип чыгышын тәмамлады Рушан Кадим улы.
Артабан авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов райондагы агроэшләр, агросәнәгать комплексының агымдагы торышы һәм 2026 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек барышы белән таныштырды. Ильвер Габдулла улы билгеләп үткәнчә, районның агросәнәгать комплексы уңай динамика саклый: районда 48,5 мең гектар гомуми чәчү мәйданы бар, терлек башы саны тотрыклы арта, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту дәвам итә. Аның сүзләре буенча, агымдагы сезонда аграрийларга кыр эшләренең бөтен комплексын вакытында башкаруны тәэмин итәргә туры киләчәк, бу киләчәк уңышка турыдан-туры йогынты ясаячак.
Шулай ук чарада агымдагы елда урып-җыюны уздыру буенча төп бурычлар һәм эшләрне оештыру буенча БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирик Сураков, “Россельхозүзәк”нең БР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Зиннур Гыйниятуллин да чыгыш ясады. Ирик Искәндәр улы чарада агрокласс укучыларының булуына аерым игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бу укучылар – районның агросәнәгать комплексының киләчәге.
Семинар-киңәшмә кысаларында катнашучылар агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар һәм киләсе сезонга планнар билгеләделәр.
Борай җиләк-җимеш бакчасы хуҗасы Рөстәм Мөгаллимов һәм Даутлар авылы фермеры Флорис Шакиров үзләрендә җитештерелгән продукция күргәзмәсен оештырдылар. Семинарда катнашучылар бу хуҗалык продукциясе белән ныклап кызыксындылар.
Аннары семинарда катнашучылар кыр культураларының демонстрацион чәчүлекләрен карауга юнәлделәр. Белгечләр алга таба практикада куллану өчен үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Агрокласс укучылары да әлеге чараның төп кунаклары иде. Алар да биредәге басуда булып, үзләренә тәҗрибә тупладылар.
Чараның икенче өлеше өченче мәктәпнең агрокласс укучылары янында дәвам итте. Алар килгән кунаклар алдында матур чыгыш ясап, агымдагы елда ремонт эшләнгән сыйныфка сәяхәт иттеләр.
“Басу көне” төрле төркемнәр җитәкчеләр, агросәнәгать комплексы белгечләре һәм галимнәр арасында диалог өчен профессиональ белем алу, тәҗрибә уртаклашу өчен эффектив мәйданчыкка әйләнде.