– Бу вакытта үләндә, әйтик, шул ук люцернада, аксымның иң күп чагы. Чәчәк атканнан соң, аксым күләме кими, клетчатка күләме арта, һәм, шуңа күрә, туклыклылык бетә, – дип сөйли дистә еллар буена фермер хуҗалыгы башлыгы булып эшләүче Раил Ахунов.
Әлбәттә, кырларда эш барышы, беренче чиратта, һава шартларына бәйле, ә быел ул сөендерми. Шуңа да карамастан азык хәзерләүчеләр һәр минутны, һәр сәгатьне дөрес файдаланырга тырыша.
Әлеге хуҗалыкта печән басуында эссе кояш сыман эшләр кайнап тора. Яңгырлар туктап торган арада басудагы күпьеллык үлән басулары чабылып, төргәкләргә әйләндерелгән. Әлегә 400 рулон әзер дип әйтергә була. Атна башыннан торган кызу көннәр аграрийларга калган печән басуларын җыеп алырга мөмкинлек бирә. Механизатор Изах Русламханов һәр елны шушы кампаниядә актив катнаша. МТЗ тракторына тагылган рулонга кыскыч агрегат ярдәмендә ул малларны кышлатып чыгаруга җитәрлек печән кыса.
– Без печәнне планлаштырылган күләмдә әзерләдек инде, хәзер дә аны әзерләүне дәвам итәбез. Быел азыкның сыйфаты бик яхшы. Яхшы уңышны кырда калдыру ярамас, – ди механизатор.
Басучылык тармагында эшләрнең кызган мәле. Ләкин азык хәзерлибез дип малчылыкны да онытып бетереп булмый. Герефорд токымлы маллар үрчетүче “Ахунов” хуҗалыгындагы малларны терлекче Динар Әхәтов карый. Динар биредә берничә ел инде уңышлы гына эшләп килә. Маллар торган абзарларда һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Ә җәен инде аның эше бераз җиңелрәк. Чөнки маллар электр көтүчесе астында.