Авыл хуҗалыгы
30 Июля , 04:44

«Кайда тудык, шунда кирәк булдык»

Менә шулай дип әйтә Ишмәмәт авылында “Нурисламов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Марсель Расих улы.

Ул яшь кенә булуына карамастан, үзен басучылык һәм малчылык тармагында сынап карау нияте белән туган авылында фермер хуҗалыгы төзи. 
– Башта авыр булды, әмма вакыт узу белән эшкә кереп киттем, күнектем.  Хәзер  үз тормышымны  техника  һәм басудан  башка  күз  алдына да  китерә  алмыйм. Эшем авыр, кайчагында соңга  калып  эшләргә  туры килә,  әмма  мин  иң  катлаулы чорда да туган җиремдә хезмәт  иттем  һәм  хәзер  дә беркайда китмим, – ди ул. 
 Аның бу башлангычында әтисе һәм абыйсы Денис зур ышаныч һәм терәк була. Менә  берничә  ел  инде  ул әтисе белән бертигез хезмәт куя, һәркөнне үз тырышлыгы белән киләсе уңышка өлеш кертә. Марсель  15  яшьтән  бирле  җирне кадерләп эшкәртә һәм уңыш җыеп ала.
Бәлки шуңадыр да аның эшләре дә ырамлы бара. Үз хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешүенең төп сере итеп алдан уйлый, агрегатларны  вакытында  әзерли белүне атый. Чәчү һәм уңышны җыеп алу ремонт эшләренең сыйфатына бәйле икәнен аңлап эш итә. Хәстәрлекле фермер хуҗалыгы башлыгы да барлык агрегатларны, техниканы үзе әзерли. Әгәр берәр нәрсә ватылса, иртәгәгә калдырмыйча, хәтта төн буе эшли. Аның аеруча җәйге чорда эшенең чиге – чамасы юк. Чөнки ул үзенең хуҗалыгындагы урак эшләрен тәмамлау белән тирә-як авыллардагы фермерларга урып-җыю кампаниясендә ярдәм итә.  
– Без таңнан алып кояш баеганчыга кадәр кырда,  эшебез  җиңелләрдән түгел. Әмма иң мөһиме – үз эшеңне  яратырга  кирәк,  ул чакта барлык авырлыкларны да җиңеп була, – дип сөйли яшь фермер.
Малчылык тармагын симменталь токымлы 20 башмак белән җәелдереп җибәргән фермерның ху-җалыгында бүгенге көндә 70 баш мал бар. Аларга 300 рулон печән хәзерләнгән, әлегә тагын җыеп аласы мәйданнары бихисап. Гәрәбәдәй сап-сары булып утырган кышкы бодай басуы да мул уңышы белән сөендерә. Тиздән биредә эш башланачак. 
Алдагы планнарга килгәндә, Марсель киләсе елда махсус агрегат сатып алып, малларга яшел масса хәзерләргә уйлый.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас