Хатын-кыз буларак, без аның яныннан көчкә аерылдык. Гөлнәзирә апа Шабай авылында туып-үскән. Унынчы сыйныфтан соң Уфа кулинария колледжында белем ала. Аннары инде районның райпо системасына кайтып повар-кондитер булып эшкә урнаша. Биредә ул 40 елга якын эшли. Аш-суга карата мәхәббәте бәләкәйдән үк килә. “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен”, – ди әнисе дә. Еллар буе ялсыз диярлек эшли, дөнья көтәргә тырыша. Әмма тормыш син уйлаганча гына бармый икән ул. Язмыш үзенең сынауларын бирә. Шулай булса да Гөлнәзирә апа андый сынаулар алдында баш имичә, тормышын яңадан башлап җибәрә. Бүген исә ул туган авылындагы “Агросмарт” җәмгыяте пешекчесе булып эшли. Менюны да үзе төзи, ризыкны һәрвакыт төрләндереп торырга тырыша. Бу һөнәр иясе үз фантазиясен кушып, төрле ризыклар әзерли, яңа ашамлыклар уйлап таба. Чөнки биредә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тир түгә бит. Эшчеләрне көненә ике тапкыр ашаталар. Аларның һәрберсе оста пешекчегә рәхмәтле.
– Гомер буе ризык белән эшләдем инде. Минем өчен ашарга пешерү – авыр хезмәт түгел, күңел эше ул. Ризык тәмле булсын дисәң, аңа күңел җылысын да кушарга кирәк, – ди оста хуҗабикә. Сөйләшү ахырында Гөлнәзирә ханым тагын бер кат тормышка булган рәхмәтен белдерде:
– Юлымда гел яхшы кешеләр очрады. Хәзер дә шулай. Шуңа күрә язмышыма үпкәм юк. Һәр көнгә рәхмәтле булып яшим, – ди ул.
Рәхмәтле була белгән кешене Аллаһ Тәгалә үз ярдәменнән ташламыйдыр ул. Гөлнәзирә апага да киләчәктә җан тынычлыгы белән, яраткан эше аша кешеләргә шатлык өләшеп, тәмле ризыклары, җылы сүзе белән тирә-юньгә нур биреп яшәргә насыйп булсын. Туган нигезенең учагы сүрелмәсен, өендә һәрчак кунак өзелмәсен, ә күңелендәге рәхмәт хисе аны тагын да бәхетлерәк итсен. Үзе кебек ике күз нуры – кызлары Эльвира һәм Эльза да, балалары белән әниләре янында еш кунак. Гөлнәзирә апа көн-төн ашханәсеннән чыкмаса да, аның да яраткан шөгыльләре бар. Ул аеруча бәйләм бәйләргә, чәчәкләр һәм гөлләр үстерергә ярата.
– Пешергән ризыкларымны яратып ашасалар, мин канәгать. Гаиләбездә пешекчеләр бар иде дип әйтә алмыйм. Алай да әни тәмле пешерә иде инде пешерүен, – дип сүзен тәмамлады Гөлнәзирә апа.