

Флорис Даутлар авылында туып-үсә. Әтисе Риф абзый “Мир” колхозында корт бакчасының хөрмәтле белгечләренең берсе була. Шуңа күрә дә ул үзенең балаларында балачактан ук кендек каны тамган җиргә мәхәббәт тәрбияли, шул исәптән Флориста да.
Флорис Риф улы, бүген бөтен тырышлыгын салып, Даутлар авылының чәчәк атуын тели, гомумән, аның хәстәрлекләре белән яши. Берничә дистә елга якын ул туган авылында үз эшен “нуль-дән” башлаган кеше. Аның юлында киртәләр күбрәк очраган саен, эшкә тагын да ныграк тотына, берсе артыннан берсе килеп торган тормыш сынаулары аны рухи яктан чыныктыра, туган төягенең кыйммәтен ныграк тоя башлый ул. Үз таланты, үз эшләре һәм гамәлләре белән туган авылына кирәк булуына ныграк төшенә.
– Авыл хуҗалыгында хез-мәт итү эшчәнлекнең бер төре генә түгел, ул яшәү рәвеше. Заман авыр, дип тормыйбыз, эштән курыкмыйбыз, балачактан ук авыл тормышының нәрсә икәнен беләбез, – ди ул елмаеп. Даутлар мәктәбендә 10 класс белем алгач, Бөре шәһәрендә шоферлар хәзерли торган мәктәптә укып, һөнәри таныклык алу бәхетенә ия була Флорис һәм инде шул елны ук армия сафына алына. Хәрби хезмәтен Приморье краенда үтеп кайтып, хезмәт юлын әтисе эшләгән колхозда шофер булып башлап җибәрә. Ун ел буена йөк машинасы водителе булып эшли. Аннары инде әтисе хаклы ялга чыккач, аның урынында “бал бабай” булып тагын бер дистә хезмәт юлын уза ул. Тик дөньядагы үзгәртеп корулар да аны читләп үтми. Колхозлар да бетә. Шушы вакытта инде Флорис бал кортлары үрчетү эшенә ныклап тотына. Яратып башкарган эше Ходай ярдәме белән алга табан акрын гына атлый. Тормыш иптәше Ания да бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, тормыш йөген Флорис белән бергә тарта. Авырлыкларны да бергә, кулга-кул тотынышып узган Шакировлар, үзләрен янә бер яңа тармакта сынап карарга ният кылып, 2010 елда фермер хуҗалыгы төзиләр.
– Беренче белен төерле була, дигән мәкалә нәкъ минем шушы яңа тармакта эшемне башлавыма тап килә дә инде. Мин фермер хуҗалыгын 53 гектар мәйдан җир белән башлап җибәрдем. Бәлки тәҗрибәм булмагангадыр инде, ул вакытта әллә ни мактанырлык уңыш ала алмадым. Җиде ел буена басучылык тармагында сынау узгач, бераз җир эшенең нечкәлекләренә төшенгәч, ат үрчетергә ният итеп, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов янына бардым. Минем карарымны җитәкче кире какмады, киресенчә хуплап, киңәш биреп, дөрес юлны күрсәтте, аннары инде мин “Гаилә фермасы” программасында катнаштым. Грант акчасына 15 баш башкорт токымлы ат, бер трактор һәм бер жатка алып кайттым. Менә шушында инде мин үземнең чын фермер икәнемне тоеп, көн дә иртә белән малларым янына абзарга куанып бара идем. Фермерлык эше белән 16 ел инде шөгыльләнәм, быел исә эре мөгезле терлек үрчетү теләге белән герефорд токымлы башмаклар да алып кайттым. Бал кортлары белән шөгыльләнүебезне дә ташламыйбыз. Ул эштә күбрәк тормыш иптәшем Ания эшли, – ди Флорис Риф улы.
Ания апа – Бакалы авылының хөрмәтле гаиләләрнең берсе Сәгыйдә һәм Рәлиф Нурисламовлар гаиләсендә үскән кыз. Әти-әнисе аны бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныктырып үстерәләр. Шунлыктан Ания ханым бөтен эшнең дә рәтен, авыл тормышының җаен белеп яши. Флорис Риф улы да тормыш иптәшенең уңганлыгын, тырышлыгын сөй-ләп бетерә алмый. Ания апа – бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган кеше. Бүген хаклы ялда булуына карамастан, бал кортлары, өч баш савым сыерлары асрый, авылдашларын май, каймак, эремчек белән тәэмин итә, аның өстәвенә фермер хуҗалыгының пешекчесе дә. Ә уйлап карасаң хатын-кызның эше тавык чүпләсә дә бетә торган түгел бит, уңган хуҗабикә боларның һәммәсенә дә җитешә. Чөнки авыл тормышын ярата, иртән торып сыер савып, малларын көтүгә озатулары ни тора дип шатлана-шатлана сөйли әңгәмәдәшем. Ания да, Флорис та икесе дә уңган, игелекле кешеләр. Шулай булмасалар, авыл башына матур итеп өй салып та чыга һәм инде өч балаларын укытып, олы тормыш юлына да бастыра алмаслар иде.
Авыл тормышы, дигәннән, теләсә нинди һава шартларында кырларда эшләп сыналган кешеләр, гадәттә, сүзгә саран була. Кырларда игеннәр шаулап торса да, басудагысы түгел, бурадагысы – ашлык, дигән тәкъбиргә таянып, хезмәтләре турында сөйләп бармыйлар. Флорис Шакиров андый заттан булып чыкмады. Үз крестьян-фермер хуҗылыгының аякта нык торуын исбатлый торган кайбер саннарны атады: бүген авыл хуҗалыгы җирләре 400 гектарны били, шуларның 260 гектары – сөренте җирләр. Узган елда кышкы бодай, арпа чәчелгән. Ярыйсы ук яхшы уңыш җыйганнар. Кыскасы, хуҗалык җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра. Атларын ит юнәлеше буенча үрчетә. Кирәк кешеләргә телеңне йотарлык казылык та эшләп бирәләр.
– Бүгенге көндә мал азыгы хәзерләү эшләре дә хуҗалыкта киеренке бара. 300 рулон печән хәзерләнде, тагын 25 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне чабып алып, рулонга кысасы бар. Узган елдан калган 250 рулонлап печән төргәге бар әле. Алар да яхшы сакланды. Агымдагы сезонда печән төргәкләрен саклау өчен япма эшләргә дип ниятләп торам. Мин һәр елны азыкны запас белән эшлим. Чөнки ел-елга туры килми. Запаслы ат арымас дигән әйтемгә таянып хуҗалыкны алып барам. Көзен инде 400 рулон салам кыссам, шушы мал азыгы артыгы белән мина кышкы чорны чыгарга җитә. Хуҗалыкта тагын пар җирләрен эшкәртү белән мәшгульбез. Тәҗрибәле механизатор Фәнис Зыятдинов бу эшне берничә ел инде уңышлы башкарып килә. Ул чылбырлы трактор ярдәмендә кышкы бодай өчен 50 гектар мәйданда җир сөреп куйды. Фәнис ул үз эшенең остасы. Ал-ял белән исәпләшмичә эшли һәм ул сөргән җирләрдә уңыш та мул була. Чөнки ул җир эшкәртүнең серләрен белеп башкара, – дип, хуҗалык эшләре турында сөй-ләде фермер.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәр-ләренең эшен авылда яшәгән кеше генә белә. Бу кешеләр сабыр, максатчан, түземле һәм туган авылларын яратулары белән аерылып торалар. Туган авыл, туган җир һәм кеше бербөтен бит инде ул.
Туган төбәк язмышына битараф булмаган гражданнарның саны елдан-ел арта, алар җәмгыять тормышында катна-шуның әһәмиятен яхшы аңлый. Читтә яшәүче кешеләр дә, мәсәлән, үз якташларының көнүзәк проблемаларын эчкерсез хәл итә – кайда акча белән, кайда техника белән яисә шәхсән катнашып ярдәм итә. Кеше үз туган авылы – кече ватаны белән элемтәсен өзми. Авыл тормышының үзенчәлеге шунда икәнен аңлап бергә бөтен төзекләндерү эшләрен башкаралар. Ә шушы эшләрне башлап йөрүче дә, эшләүчесе дә күп очракта Флорис Шакиров үзе.
Еш кына “Атайсал”да катнашучылар чишмәләрне, зиратларны, Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәлләрне төзекләндерә, мәчетләр төзи һәм ремонтлый. Бу проект аша күпләр кече ватан алдындагы үз бурычларын үтәү, эчкерсез ярдәмнән канәгатьлек тойгысы кичерү мөмкинлеген алды. Шушындый игелекле эшләрдән Флорис Риф улы читтә калмый. 2012 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен обелиск төзеп куя. Аннары Бөек Җиңүнең 80 еллыгына сугыштан исән кайтканнарның да исемлеген шушы обелискка беркетә. Әйе, Флорис эшләп куйган дип әйтеүе генә ансат. Ә аны булдыру өчен мәгълүмат җыярга, төзелеш материалларын алырга, төзергә күпме вакыт һәм көч кирәк бит. Бу эштә дә Флорисның тормыш иптәше Ания апа ярдәмгә килә. Көнозыны мәктәптә эшләп, өенә кайтып шәхси тормышындагы эшләрен башкаргач, кара төнгә кадәр шушы обелиск өчен мәгълүмат туплауда бер дә зарланмый эшли ул. Моның өчен Ания ханыма зур рәхмәт сүзеннән тыш берни дә әйтеп булмый.
“Авылның игелекле улы” исеменә лаек булган Флорис Шакиров зират төзекләндерүдә актив катнаша. Менә ике ел инде рәттән авылда зур бәйрәм оештыра. Узган ел “Саумысыз, авылдашлар!” үткәрсә, быел “Шәҗәрә” бәйрәмен гөрләтеп уздырды. Авыл халкы белән уртак тел табып, бердәм булып шушы эшләрне башкара ул. Шундый мәдәни чаралар үткәрү өчен авыл читендә бик матур мәйдан һәм сәхнә дә аның инициативасы белән төзелгән. Быел биредә шушы мәйдан янында “Шәҗәрә” бәйрәме көнне алма агачлары утырту эше дә оештырылды. Шушы алмагач бакчасын матур итеп киртәләп алу һәм бер истәлекле урынга әйләндерү нияте белән янып яши бүгенге көндә әлеге фермер. Алай гына да түгел, агачны утырту белән генә эш бетми бит әле. Аны тәрбияләргә, сакларга да кирәк. Боларның барысы да Флорис Риф улы иңенә төшә. Ул энергияле, уңган, кешелекле булуы белән һәр елны авылдашларын туган төягенә җыя. Алдагы елда да янә бер бәйрәм оештыру нияте белән янып тора. Аның өчен төп нигез – үз йорты гына түгел, ул бөтен авыл. Туган ягын ярату хисе, авыл кешеләренә хөрмәтле булу – аның изге гамәлләрендә чагыла.
Район советы депутаты буларак та аның эш-гамәлләре санап бетергесез. Берничә ел рәттән инде Кәшкәләү авыл биләмәсенә караган мәдәният һәм китапханә йортларында узган Яңа ел чараларына спонсорлык ярдәм күрсәтә. Авылның борынгы чишмәләрен төзекләндерүдән дә читтә калмый ул.
– Авыл җирлегендә нинди генә чара оештырырга уйласак та, фермерлар ярдәменә таянабыз инде. Өмәләр уздыруда, авыл биләмәләрен чистартуда да кулдан килгән кадәр булышалар алар, өлкәннәрне хәйрия ярдәменнән ташламыйлар. Нинди генә бәйрәм булмасын, алар үзләреннән өлеш чыгара. Сабантуй бәйрәме җитсә, алар белән бергә урамнарны әйләнеп чыга торган гадәт бар. Алар үз техникасы белән йөреп, кирәк урыннарда җирләрне тигезләп, чистартып куялар. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә дә ярдәм итүгә Флорис Шакиров беренче булып килә. Менә шушындый игелекле, ачык күңелле, фидакарь кешеләр булганда авылның киләчәгенә өмет зур, күңел тыныч, – дип хуплады фермер хуҗалыгы башлыгының эшен Кәшкәләү авылы биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтов.
Уңган кешенең эше башка инде. Дистә еллар буена намуслы хезмәте өчен Флорис Шакиров төрле дәрәҗәдә Мактау грамоталарына ия була. Ә быел исә хезмәтенең иң югары бүләгенә иреште. Ул Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Үзенең фидакарь хезмәт уңышларына ирешүдә ул район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтовка һәм аның командасына зур рәхмәтләрен белдерә.
– Аларның тиешле киңәш-ләре һәм ярдәмнәре нәтиҗәсендә ирешкән уңышларымны санап бетергесез, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.