Авыл хуҗалыгы
15 Июля , 10:06

Җитәрлек тә, туклыклы да булачак

Бүген район хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эше бара. Явым-төшемсез көннәр булганда чабылган үләнне киптерергә һәм тиз арада җыеп алырга кирәк. “Гыйльмаутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары да печән әзерләүгә зур көч сала.

Җитәрлек тә, туклыклы да булачакҖитәрлек тә, туклыклы да булачак
Җитәрлек тә, туклыклы да булачак


Хуҗалыкта 65 гектар мәй-дандагы печәнне чаптырырга да өлгергәннәр. Монда механизатор Андрей Баһаутдиновның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул тракторга тагылган чапкычтан нәтиҗәле файдалана, көнлек норманы арттырып үти. Чабылган печәнне теземнәрдә озак яткырмыйлар, тиз арада җыеп алырга тырышалар. Тигез кипсен өчен аны Сергей Минникузин әйләндереп чыга. Кипкән печәнне дә ул ташый фермага. Александр Гарифуллин рулоннарны ышык утарга ташый. Шулай ук фермерның “уң кулы” – хуҗалыкның бө-тен эшен алып баручы Алексей Шаһиев турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ул ел әйләнәсенә хуҗалыкта: яздан көзгә кадәр ындыр табагында, кышларын терлекче булып эшли. Бу юлы да ул печәннең сыйфатын карап, фермага кертергә булыша.
Әзер печәннең бер өлешен инде төргәкләргә төргәннәр, терлек азыгы 30 гектардан тулысынча җыеп алынган. Бүгенге көнгә, мәсәлән, хуҗалыкта 150 рулон яхшы сыйфатлы печән әзерләнгән. Хуҗалык җитәкчесе аеруча механизаторларның эшен югары бәяли.
Узган ел белән чагыштырганда, быел биредә печәнне күбрәк әзерләүне планлаштыралар. Ни өчен дигәндә, хуҗалыктагы малларның баш саны гына да 300гә якын, шуларның 70е – атлар. Алда торган кышлату чорын уңышлы уздыру өчен ким дигәндә 500 тонналап печән кирәк. Моңа ирешү өчен мөмкинлекләр җитәрлек: басуларда күпьеллык үлән куе үскән, көннәр кояшлы тора, механизаторларның күңеле күтәренке. Инде вакытны озакка сузмыйча, эшне тиз арада башкарып чыгу өчен тырышырга кирәк.
– Быел үләннәр куе булып үсте, механизаторлар да сынатмый, – ди хуҗалык башлыгы Геннадий Аскар улы. – Маллар күп булгач, азыкны да запас белән тупларга кирәк. Басуларда печәннең өлгергән чагы, аны вакытында җыеп алу зур әһәмияткә ия. Сыйфатлы азыкның терлекчелек продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыруда нинди роль уйнавын хуҗалык хезмәтчәннәре яхшы белә. Коллектив бердәм эшли һәм аяз көннәрнең һәр сәгатеннән файдаланып калырга тырыша.
Юл уңаеннан Олы Шөкшән авылындагы «Зарипов» крестьян-фермер хуҗалыгының да эшчәнлеге белән танышып чыктык. Алар да бу көннәрдә агымдагы мал кышлату чорына югары сыйфатлы мул мал азыгы запасын тагын да арттыра төшү максаты белән зур тырышлык күрсәтәләр. Механизаторлар һәр аяз сәгатьне басуда үткәрә, агротехник чараларны үз вакытында башкарып калырга тырыша.
Биредә төп көч печән хәзерләүгә юнәтелгән һәм бу эш кызу темплар белән тәмамлануга бара инде. Яңгырлардан соң тагын да куерып, күтәрелеп киткән күпьеллык үлән басулары быел да менә дигән уңыш вәгъдә итә. Теземнәрдә күпереп яткан хуш исле, ефәк кебек йомшак һәм сусыл печәннең сыйфаты да яхшы икәнен аңлатып торасы юк. Механизаторлар моны яхшы аңлый һәм быелгы катлаулы һава шартларында үстерүгә ирешелгән чималның хәтта бик аз гына күләмен дә югалтуларга юл куймыйча, яхшы сыйфатлы печән җыеп алуга җиң сызганганнар. Хуҗалыкта 30 гектар мәйдан чабылган, ә 200дән артык рулон бүгеннән кайтарылырга әзерләнеп куелган.
Бу эштә уңган механизаторлар Салават Габушев белән Иван Йөзбахтин кебек тырыш, эшсөярләрнең фидакарьлеге мактауга лаек. Бу ир-егетләрнең булдыклылыгына сокланырлык. Салават Габушев яшел үләнне чабып бара. Артыннан чабылып кипкән печәнне әйләндерүдә – Иван Йөзбахтин.
– Күреп торасыз, һава торышының уңай торуы печән хәзерләр өчен яхшы шартлар тудыра. Әлбәттә, мондый мөмкинлекнең бер генә сәгатен дә ычкындырмаска тырышабыз. Бөтен витаминнары сакланганын, халыкта “бозау печәне” дип йөртелә торганын әзерлибез бүген. Болыннарда үстерелгән печәнне вакытында җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Салават Зарипов, кулындагы печән учмасының хуш исенә кинәнеп. – Техникабыз да, әзерлекле кадрларыбыз да сыната торганнардан түгел. Табигать шартлары да уңай торуы игенчеләребезне бөтен тырышлыгын салып эшләргә дәртләндерә.
Печән әзерләү белән бер-рәттән «Зарипов» крестьян-фермер хуҗалыгының фермаларында түбә ремонтлау эшләре дә башкарыла. Чөнки кыш әллә кайда түгел. Кышлату чорында терлекләрдән мул продукция алыйм дисәң, аларны асрау өчен шартлар да яхшы булырга тиеш.
Гомумән, хуҗалыкның быелгы кышлату чорына да барлык мөмкинлекләрне тулы куәтенә файдаланып, мул продукция алуны артабан да дәвам итәрлек итеп әзерләнәләр. Моны ярыйсы ук күләмнәрдә печән хәзерләүләрендә күреп була. Алда әйтелгәнчә, азыкның сыйфаты аерым игътибарда тотыла.
Җәй – авыл хезмәтчәннәре өчен киеренке чор. Аеруча терлек азыгы әзерләгән көннәрдә вакытның кадере арта. Җәйнең нинди килүенә карамастан, малларга кышын ашату өчен кирәк кадәр күләмдә азык запасы туплау турында кайгыртырга кирәк.

 

Җитәрлек тә, туклыклы да булачак
Җитәрлек тә, туклыклы да булачак
Җитәрлек тә, туклыклы да булачак
Җитәрлек тә, туклыклы да булачак
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас