Авыл хуҗалыгы
10 Июля , 04:51

Печән өсте – мөһим чор

Аграрийларның азык хәзерләү вакыты җитте. Печән өсте – авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен иң катлаулы чор, чөнки терлекләрнең ничек кышлавы азык сыйфатына һәм аларның күләменә бәйле. Терлекчелек тармагындагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге фәкать аларның тырышлыгына бәйле икәнлеген аңлап, аз гына мөмкинлекне дә файдаланып калырга омтылалар. Гомумән, мал азыгы хәзерләүчеләр өчен аеруча тынгысыз көннәр башланды.

Печән өсте – мөһим чорПечән өсте – мөһим чор
Печән өсте – мөһим чор

Мөгезле эре терлек, атлар асраучы хуҗалыклар әлеге вакытта җиң сызганып мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль. Ваныш авылында урнашкан “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында да бу эшләр гөрләп бара. Биредәге эш барышы белән хуҗалык башлыгы Раил Арслановтан кызыксындык.
– Печән хәзерләү өчен техника җитәрлек, аяз көннәрдә алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Яхшы сыйфатлы печән җыю өчен иң уңай вакыт хәзер, шуңа һәр көн кадерле. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Механизаторларым гына исән-сау булып, эшләп йөрсеннәр, – ди Раил Рафаэль улы.
Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгында игеннәр матур булып күтәрелеп килә. Биредә иң беренчеләрдән 30 гектарлы күпьеллык үлән басуының уңышын җыярга тотынганнар. Печәнне “МТЗ” тракторына тагылган агрегаты белән тырыш механизатор Рузид Гайфуллин һәм Рузолин Шәрипов тезмәләргә сала.
– Инде дүртенче печән басуын тезмәләргә салып бетереп ятабыз. Безнең арттан ук икенче бригада механизаторлары керә бара. Алар печәнне әйләндереп, рулоннарга кысып, ферма ихатасына ташып баралар. Тоташ яңгырлардан соң, көн утырып китте. Шуңа күрә аяз көннең кадерен белеп, төнгә кадәр эшлибез, мал азыгын күбрәк күләмдә хәзерләп калырга кирәк, – ди тәҗрибәле механизатор Рузолин ага.
Тырыш механизатор Ирек Шәригин тракторга тагылган агрегатлар белән тезмәләрне әйләндерә, чабылган үләнне тизрәк киптерү өчен хәстәрлек күрә. Арытаба печәннәрне төргәкләргә кысу белән мәшгульләр.
Басуларда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән туклана. Повар Лиза Шәригина кыр батырларын тәмле ризыклар белән сыйларга тырыша.
Азык булса, мал тук дигән сүз. Әмма мөмкинлекләре моның белән генә чикләнми әле, тагын да күбрәк ит җитештерү өчен тырышырга кирәк. Ә моңа мул азыксыз ирешү мөмкин түгел.
Печәнчеләргә куәт өстәп, иркен басу өстендә сабан тургайлары җыр суза. Ә хезмәт кешеләренең табигать гүзәллеге белән хозурланып торырга вакыты юк, алар булсынга дип җиң сызганган. Әнә ич, кемузардан ярышып, булдыклы механизаторлар мал азыгы муллыгын тәэмин итү өчен тырышалар. Азыгы булса, сыйфатлы ите дә булыр, хуҗалык кассасына тере акча кереме дә артыр һәм болар финанс-хуҗалык эшчәнлеген тагын да тотрыклырак итәргә мөмкинлек бирер.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас