

Игътибар үзәгендә – «АПКда кадрлар» федераль проектының стратегик сессияләре, шулай ук укучыларны иртә һөнәри юнәлеш бирүгә яңа алымнар һәм ата-аналарны актив җәлеп итү.
«Мәктәп агротехнологиясе агросәнәгать комплексы һәм аграр фән тармагының кадрлар резервын формалаштыру нигезе» пленар сессиясе беренче көннең төп вакыйгасы булды. Анда Оксана Лут белән Сергей Кравцов чыгыш ясадылар. Сергей Сергеевич агротехнологик белем бирүнең ил үсеше өчен стратегик әһәмиятен аерым ассызыклады, агросәнәгать комплексының киләчәктәге кадрлар потенциалын формалаштыруда аның ролен билгеләп үтте. Делегатлар башлангыч һөнәри юнәлеш бирү, профильле мәктәп укуын үстерү, кадрлар әзерләүнең бердәм системасын булдыру һәм мәгариф, фән һәм бизнес хезмәттәшлегенең яңа форматлары турында фикер алыштылар.
Пленар сессиядән тыш, беренче көнне бизнес һәм мәгариф учреждениеләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салудан алып мәктәпләр һәм уку йортларының үзара хезмәттәш-легенең нәтиҗәле системасын төзүгә кадәр актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу секцияләре актив эшләде.
Форумның икенче көне яшьләрнең аграр берлеген һәм агротехнологик белем бирү өл-кәсендә олимпиада хәрәкәтен үстерүгә багышланды. Бу темалар талантлы яшьләрне аграр өлкәгә җәлеп итү һәм аларның һөнәри үсешен дәртләндерү өчен зур әһәмияткә ия.
Форумда билгеләп үтелгәнчә, «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында 67 төбәктә бер меңнән артык агрокласс булдырылган, аларда 16 меңнән артык укучы белем ала. 2030 елга аларның санын 18 меңгә, ә укучылар санын 300 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла.
Якташыбыз Лилия Рәфил кызыннан тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.
– Агротехнологик белем бирү форумы быел беренче мәртәбә уздырылды һәм киләчәктә мәк-тәпләр, аграр югары уку йортлары, көллиятләр, эш бирүчеләр һәм төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әве-релер, дип ышанам. Эшлекле сессияләр кысаларында чарада ике көн дәвамында агрокласслар эшенә йомгаклар ясадык, мәктәпләрне ресурслар белән тәэмин итү, бизнес һәм ата-аналар берлеге белән партнерлык, белем бирүнең үтәли траекториясен төзү, яшьләр аграр берлеген үстерү һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштык. Алынган тәҗрибә һәм яңа методикалар безнең мәктәпләрдә алдынгы агротехнологик практикаларны гамәлгә кертергә, укытуны тагын да кызыклырак итәргә һәм укучыларга киләчәктә югары технологияле һөнәр сайларга ярдәм итәр, дип уйлыйм. Мондый масштаблы форумда катнашуыма мин бик шат, – дип җавап бирде ул.