

– Печәннең сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Әгәр дә печәннең сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак, дигән сүз. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора, дисәм дә, ялгышмам. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк, – ди фермер.
Әле хуҗалыкта 100 гектар үлән басулары чабылган. Бу 90 тонна печән бүгеннән фермага кайтырга әзерләнгән дигән сүз. Ә алда тагын 350 тонна печән хәстәрлисе бар.
Бу эштә алны-ялны белми эшлиләр биредә. Чабылып кипкән печәнне Илсур Фазлыев әйләндереп бара. Аның артыннан Илмир Әлетдинов һәм Фәгыйл Нурисламов рулонга кысып баралар. Тиктормас абзыйлар мал азыгы әзерләүдә комплекслы эшлиләр.
Эшнең барышын күреп, җитәкче һәм эшчеләр белән сөйләшкәннән соң, хуҗалык терлекләре быел да кышка мул азык белән керәчәк дигән фикер калды.