

Тәрбияләсәң генә кырлар мул уңыш белән җавап кайтарганлыгын яхшы аңлый игенчеләр:
– Чәчтең дә эш тәмамланды, дигән сүз түгел. Тәрбияләсәң генә кырлар мул уңыш белән җавап кайтара. Эшкәртеләсе басуларны алдан карап чыктык. Чүп үләннәре ныклап басу ихтималы булган барлык кырларны да ашлама белән эшкәртәчәкбез, – ди хуҗалык идарəчесе Рөстəм Шаһиəхмəтов, планлаштырылган эшләр белән таныштырып. – Чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшне дәвам итәбез. Агу-химикатларның да иң яңаларын – сыек ашламалар һәм тукландыручы матдәләр кулланабыз. Шөкер, механизаторлар, шоферлар, барлык белгечләр дә – хезмәт сөючән, тәҗрибәле кешеләр. Һава торышы да уңай килеп, бөртеклеләр мул уңыш белән куандырыр, дип өметләнәбез.
“Туман” агрегатының ике якка җәелгән канаты колач ташлап басу иңләп йөрүе әллә кайдан ук күренеп тора. Эшне заманча техника башкаруы беркемгә дә хәзер яңалык түгел. Рәт араларына, басу киңлекләренә карап: “Менә бит заман техникасы!”, – дип куйдык үзебез дә сокланудан.
“Туман” үзйөрешле сиптергечне механизатор Рөстәм Зиннуров “авызлыклап” йөртсә, Илдус Фазлетдинов белән Олег Тимергалиевларга да эш күп. Алар барысы да бер звено хезмәткәрләре. Беренчесе басуга КамАЗ белән су ташыса, икенчесе шул суга ашлама сала.
Басулар чүптән тазартылып, дымлы җирдә игеннәр күкрәп үсеп тә китерләр. Бу эшкә җаваплы басу эшчәннәре бурычларын намуслы үтәр, һава торышы да уңай килеп, бөртеклеләр мул уңыш белән куандырыр, дип өметләнәбез.
“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы эш-чәннәре химик утау белән генә чикләнми. Монда җирне парга сөрү дә үз көчендә бара. Күз күреме җитмәслек басуда зур-зур тәгәрмәчле тракторда берәү җир сөрә. Өстән-өстән генә түгел, нәкъ без кечкенәдән белгәнчә, тирән сука белән туфрак әйләндерә. “Ростсельмаш” тракторында Кадыйр Мусин бу эшне алып бара. 51нче чәчүен үткәргән тәҗрибәле механизаторны “кыр улы” дип әйтергә була. Кадыйр ага көндез эшләсә, аңа алмашка Рөстәм Солтанов төнгелеккә чыга. Алар алмашлап, көнне-төнгә ялгап, җир эшкәртәләр. Җир сөрелеп, каргалар басуга да төшәргә өлгерми, сөргеч артыннан “Massey Ferguson”да Айдар Мөхәмәдиев тырмалап та бара.
– Безнең механизаторлар кебек үз эшен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаручы эшчеләр бик сирәк була. Аларның үз техникасында эш булмаганда башка нинди генә техникага утыртсаң да эшлиләр. Бервакытта да эшне аерып тормыйлар, – дип мактап үтте аларны хуҗалык җитәкчесе.