

Гаяз Шәмси улы тормыш иптәше Гөлнара Рәвил кызы белән берничә ел элек фермер хуҗалыгы төзеп җибәрәләр. Һәм акрын гына бөтен авыр чорларны узып алга таба атлыйлар. Бүген исә аларның хуҗалыгын күреп, моннан берничә ел элек шушы урында җимерек бина һәм агач, чүп баскан урын булгандыр, дип тә уйламыйсын. Чөнки ничәмә-ничә еллар буена үзләренең, авыл хуҗалыгы идарәлеге тырышлыгы белән алар биредә матурлык тудырганнар. Ә моның өчен күпме тырышлык һәм сабырлык таләп ителгәнен алар үзләре генә белә. Ат үрчетеп, казылык һәм ит җитештерүче хуҗалар, әлбәттә, мал азыгы хәзерләү кампаниясендә көн-төн белән исәпләшми эшлиләр. Аларның төп максаты – сыйфатлы һәм мул мал азыгы туплау. Атлар иртә яздан кара көзгә кадәр, кыш җылы килгәндә хәтта кышын да электр көтүчесе астында асрала. Азыкны Гаяз Гыймалтдинов шундагы көтүлеккә көнлек норманы ташып тора. Әлегә инде хуҗалык ихатасындагы түбәле саклау урынына ташыйлар. Бүгенгә 200 рулон печән кайтарылып, өелеп куелган. Тагын 40 гектарга якын күпьеллык үлән басуын чабып аласы бар икән. Шул мәйдандагы печәнне дә җыеп алсалар, аларның азык запасы артыгы белән туплана.