

Терлек азыгы әзерләүдә Яңа Ялдәк авылындагы “Зарипов” һәм “Дүсмәтов” крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәннәре вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар. Яңгырсыз көннең һәр минутын кадерләп, файдаланып, күбрәк сыйфатлы яшел масса туплап калырга тырышып эшли механизаторлар. Аларның бер минутка да туктап торырга вакытлары юк. Хуҗалык җитәкчесе Абдуррахман Дүсмәтов белән азык утарында күрештек. Әле шушы көннәрдә генә кәҗә үләненнән сенаж салуга керешкәннәр. Яшел масса ферма ихатасына курганга салынып, тыгызланып, өелеп бара.
– Ваклатып төягеч техникага әрҗәле өч трактор беркетелгән. Бер техника да басып тормый, курганны тиз арада тутырып өстен капласак сыйфаты да әйбәт булыр иде. Азыкның сакланышы да бик мөһим бит. ДТ маркалы трактор белән яшел массаны тыгызлап торучы Радик Гарипов та эшне җиренә җиткереп башкара торган егет. Яшел массаны курганга салып, тыгызлап кына эш бетми шул. Аның сакланышы сыйфатлы булу да төп роль уйный. Шуңа күрә яшел массага тере бактерияләр салып барабыз. Бу эшне инде Денис Сәмигуллин хисаплап, кирәкле нормага китереп, кайтарылган масса өстенә сибә бара. Көненә 15-17 рейс сенаж кайтарыла. Басуда үлән куе, шуңа күрә яшел масса да яхшы чыга. Көннәр утырып китү белән печәнгә дә төшәчәкбез, – дип сөйли фермер хуҗалыгы башлыгы Абдуррахман Дүсмәтов.
Әйе, быел күпьеллык печән басулары куе булып үсте. Шунлыктан яшел массасы да күп. Яңа Ялдәк авылы янындагы кәҗә үләне басуында эшләр гөрләп тора. Чабып, ваклый торган агрегат тагылган МТЗ тракторын Радис Фәтхиев йөртә. Ә ферма ихатасына яшел массаны механизаторлар Азат Хуҗин, Илгиз Хәйруллин, Фәрит Нуртдинов бер-бер артлы ташып кына торалар. Хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кампаниясе эше комплекслы оештырылган. Һәркем үзенә йөкләтелгән эшне җиренә җиткереп башкара. Гомумән, биредәге хуҗалыкларда “яшел урак” югары дәрәҗәдә оештырылган. Төп игътибар – әлбәттә, сыйфатка.
Мал азыгы хәзерләү мәшәкатьләре белән беррәттән малчылык тармагында да эшләр туктап тормый. Бүгенге көндә ике хуҗалык маллары җәйләүдә. Менә берничә ел инде рәттән бу эш көтүче Дмитрий Скоблик карамагында. Шулай ук биредә атчылык тармагы да зур үсештә. Ике ат көтүе электр көтүчесе астында асрала.
– Электр көтүчесе астында булсалар да барыбер көненә берничә тапкыр барып урап киләм. Үз күзем белән атларымны күреп кайту минем күңелемдә тынычлык тудыра һәм башка эшләрне дә тыныч күңелем белән эшли алам, ди фермер хуҗалыгы башлыгы Абдуррахман.