Авыл хуҗалыгы
25 Июня , 10:55

Хезмәт сөючәнлек һәм тәҗрибә мул уңышы белән сөндерсен

Тынгысыз хезмәт таләп итүче авыл хуҗалыгы тармагында тәвәккәлләр генә эшли диләр. Әлбәттә, дөрес сүзләр бит бу.

Хезмәт сөючәнлек һәм тәҗрибә мул уңышы белән сөндерсенХезмәт сөючәнлек һәм тәҗрибә мул уңышы белән сөндерсен
Хезмәт сөючәнлек һәм тәҗрибә мул уңышы белән сөндерсен

Фермерларга эштә уңышка ирешүдә максатка омтылучанлык, эшсөярлек кебек сыйфатлар һәм, әлбәттә, җир эшен якыннан белү кирәк дип уйлыйм мин. Йомакай авылындагы ике фермер хуҗалыгы башлыклары әниле-уллы Илүсә һәм Булат Габдуллиннар шушы сыйфатларның барысына да ия булганнар. Булат балачагыннан ук фермер булу хыялы белән янып яши һәм аны тормышка ашыра. Әти-әнисе үрнәгендә үскән бала башкача булдыра да алмас иде. Әтисе Данис абый озак еллар колхозда механизатор, аннан инде фермер хуҗалыгы башлыгы булып эшләгән кеше, ә әнисе Илүсә ханым – сыер савучы. Шундый хезмәт тәрбиясендә үскән егеттә техникага, җир эшенә сөю, күрәсең, шунда ук бөреләнә.
– Мин абыем Наил белән әти-әниебез таң белән чыгып китә дә, караңгы төшкәч кенә эштән кайтып керүләрен күреп үстек. Гомерләре хезмәттә үтте, – ди Йомакай авылындагы “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Булат.
Булат әнисе Илүсә ханым белән ике фермер хуҗалыгын бергә алып баралар. Аларның хуҗалыкларында 160 баштан артык симменталь һәм герефорд токымлы маллар асрала. Сөт һәм ит юнәлешендә эшләгән Габдуллиннар савып алынган продукцияне Калтасы сөт заводына тапшырып баралар. Җәйге чорда сөтнең сыйфаты да, күләме дә арта. Шуңа табыш чорын кулларыннан ычкындырмаска иде дип эш итәләр фермер хуҗалыгы башлыклары. Әлеге хуҗалыклар басучылык тармагын да уңышлы алып бара. Аларның иген басуларында арпа, бодай, солы һәм арыш культуралары игелә. Абыйлы-энеле Габдуллиннар үз көчләре белән җир эшкәртеп, иген үстерәләр. Әлбәттә, зур хуҗалыкны бердәм тартканда гына эшләр уңышлы бара. Бу уңайдан Габдуллиннар гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Зур тырышлык, ачы тир белән булдырган хуҗалыкның киләчәге ышанычлы дип әйтергә мөмкин.
– Үзең тырышкач, дәүләттән дә ярдәм күрсәтелгәч, эшләргә була, – ди Булат Данис улы. Әле тагын яңа юнәлеш – елкычылык тармагын үстерүгә ниятләп эш башлап җибәргәннәр. Бүген исә аларның хуҗалыгында биш баш ат бар. Киләчәктә ат башы санын арттыру планы аларның. Алай гына да түгел, быел бер басуларына кабак та утыртканнар. Кабак маллар өчен бик файдалы. Узган ел үзләренең бакчасында кабак үстереп, малларын тукландырсалар, быел исә зур бер басуда бу культураны үстерергә ниятләгәннәр.
– Олы абыебыз Рәис Габдуллин узган ел малларны көз буена кабак ашатты. Чынлап та кабакның маллар өчен файдасы зур. Күзгә күренеп көрәйделәр, сөтне дә башка елга караганда күбрәк бирделәр һәм дә инде ите дә тәмле булды. Шулай тәҗрибә туплаган абыебыз быел исә бер басуда кабак үстерергә ният кылды. Утырту мәйданы зур булуына карамастан, һәр кабак орлыгын кул белән утырту бәхетенә ирештек. Бик авыр һәм мәшәкатьле эш булуына карамастан, тырыштык, – дип көлә-көлә сөйли Илүсә Габдуллина. Менә шулай, эшләргә зур теләк, киләчәккә матур планнар белән яши Йомакай фермерлары. Мондый уңганнар булганда, авыл да яшәячәк әле.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас