

Хәзерге вакытта чәчүлекләрне тәрбияләп үстерү дә бүген игенчелектә көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе. Көннәрнең җылы торуы корткыч бөҗәкләрнең үрчүенә, чүп үләннәренең күпләп шытып чыгуына китерә. Шуңа “яшел янгын”га каршы көрәш һәр хуҗалыкта бара. “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында бу эш башкарылган. Инде хәзер хуҗалык эшчеләре алдагы мал азыгы хәзерләү кампаниясенә әзерләнәләр. Бүген исә механизаторлар техника, агрегатларны төзекләндерү эше белән мәшгульләр. Тәҗрибәле механизаторлар Ирек Шәригин, Радик Бәлагытдинов, Рузид Гайфуллин техника паркында печән чапкыч, җыйгыч агрегатларын төзекләндерү белән мәшгульләр. Җылы, яңгырлы һава торышы печән җитешүенә китерә. Шуңа күрә мал азыгын вакытында басудан җыеп алу күпкә отышлырак, анда кирәкле витаминнар, туклыклылык саклана.