

2005 елда аны Тепляк урта мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. Кызганычка каршы, 2012 елда мәктәп ябыла. Җиде ел җитәкче вазыйфасында эшләгән Андрей Анатольевичны районның башка мәктәпләренә эшкә чакырсалар да, кече ватанын ташлап китмәскә, фермер булырга карар кыла. Шулай чирек гасырдан артык ул үзен мәктәптә балаларны укытуга багышлап, бер мизгел эчендә игенче булып китә. Ул вакытта инде аның колхоз рәисе булып эшләү буенча ике еллык тәҗрибәсе дә була. Банкротлыкка чыккан “Заря” колхозының биналарын арендалаудан һәм МТЗ-82 тракторын сатып алудан үзенең фермер хуҗалыгын ачуны башлап җибәрә. Башта 50 гектар мәйданда җир эшкәртә, аннары акрынлап мәйданын арттырып, 200 гектарга җиткерә. Андрей Анатольевич авыл хуҗалыгының басучылык тармагын җентекләп өйрәнеп, һәр культураны чүпсез үстерүгә зур тырышлык сала. Бүген исә аның хуҗалык басуында үскән сабан культуралары күкрәп утыра, ә уҗымнары рәт-рәт булып чыккан. Бирегә килгән һәр кеше басудагы тәртипкә, чисталыкка таң калып, сокланып карап тора. Фермер хуҗалыгы башлыгы Андрей Анатольевич үзе дә, төгәллек яратучы кеше буларак, җир эшкәртүеннән алып, көзгә кадәр басу эшләрен махсус үзенең ысулы белән башкара, үстерә. Шунлыктан аның басуларында чүп үләннәре баш күтәрә алмый да. Ун елдан артык “Коробейников” крестьян-фермер хуҗалыгы районның уңышлы фермерлык хуҗалыкларының берсе булып тора. Аның намуслы хезмәте дә эзсез калмый. Андрей Анатольевич Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. Коробейниковның тормыш үрнәге тагын бер тапкыр “кешенең кайда тууын, шунда кирәк булуын” раслады.