Авыл хуҗалыгы
4 Июня , 06:17

Үзен төрле өлкәләрдә сыный

– Бүген бөтен көчне чүп үләннәренә каршы көрәшкә юнәлдерергә кирәк. Яңгырлардан соң җылы көннәр башлануга чәчелгән мәйданнарда чүп үләннәре күтәрелә. Шулай ук эссе көннәрдә сабан культураларында корткычлар килеп чыгуы да ихтимал. Аларга каршы химик юл белән актив көрәшсәң генә зур уңышка өмет итеп була, – дип сүзен башлап җибәрде “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Риф улы.

Үзен төрле өлкәләрдә сыныйҮзен төрле өлкәләрдә сыный
Үзен төрле өлкәләрдә сыный

Белүебезчә, Даутлар авылындагы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы 250 гектардан артык мәйданда җир эшкәртә. Анда сабан һәм бөртекле культуралар, күпьеллык үләннәр үстерелә. Бу елгы язгы кыр эшләрендә хуҗалык механизаторы Фәнис Зыятдинов, эшчеләр Айдар Галиев, Нәфис Шәмсетдинов, Рөстәм Мөхәметдинов зур тырышлык салган. Аларның тәҗрибәсе һәм тырышлыгы нигезендә язгы чәчү эшләре кыска срокларда башкарылган.
Әлегә инде хуҗалыкта малчылык тармагында эшләр гөрләп тора. Атларны электр көтүчесенә күчерү эшләре бара. Тынгысыз Флорис Шакиров быел ун баштан артык герефорд токымлы башмаклар сатып алган. Ит юнәлешен үстерү өстендә эшләргә теләк белдерә ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас