Авыл хуҗалыгы
4 июнь , 06:03

Чәчү тәмамланса да, кырларда эш дәвам итә

Бигәнәй авылында “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында чәчү эшләре тәмам. Без бирегә соңгы гектарларда бодай чәчкәндә бардык.

Чәчү тәмамланса да, кырларда эш дәвам итәЧәчү тәмамланса да, кырларда эш дәвам итә
Чәчү тәмамланса да, кырларда эш дәвам итә

– Яз соң килү сәбәпле, чәчү эшләренә азрак соңга калдык. Бөртекле культураларны чәчеп бетердек дип әйтергә була. Кыр эшләре дәвам итә. Печән чабуга әзерлек бара. Техниканы карап, көйләп куябыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Динарик Шакиров.
Ун елдан артык инде басучылык тармагы белән шөгыльләнүче фермер иген басуларыннан елның-елында мул уңыш ала. Бу исә, иң беренче чиратта, сыйфатлы орлык, җирнең уңдырышлы һәм үстерүдә кирәкле чаралар күрү белән бәйле икәнен аңлап эш итә. Хуҗалыкта 500 гектар мәйданга якын җир бар. Тәҗрибәле механизатор Руслан Имамов менә берничә ел инде чәчү эшен уңышлы башкара. Аның тырышлыгы белән хуҗалыкта чәчү эшләре тиз көннәрдә башкарылып чыга. Чәчкеч агрегатындагы орлык төшүен контрольдә тотучы Фәнил Нәбиуллин да чәчү кампаниясендә зур роль уйный. Ул да биредәге хуҗалыкта дистә елга якын эшли. Фермер хуҗалыгы башлыгы Динарик Шакиров та кул кушырып утыра торган кеше түгел. Егетләре чәчү эшен башкарганда ул үзе икенче тракторы белән печәнлек җирләрен тырматып куйган.
Динарик абыйның хезмәт юлы балачактан ук башланган. Башта тракторга кызыгып караган малай, еллар узу белән, хуҗалык җитәкчесе генә түгел, оста механизаторга да әверелгән. Аның өчен яраткан эшендә һәр көнгә шөкер итеп, зур тугрылык белән хезмәт итү – тормыш мәгънәсе. Биредә озакламый печән хәзерләү эшенә дә тотыначаклар. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен эшнең беткәне юк, ул чылбыр сыман бер-бер артлы тезелеп килә. Шуңа күрә һәр чорның үз вакыты, үз эше бар. Шуны кулдан ычкындырмас өчен һәр мәшәкатьне вакытында башкарып баралар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас