

Авыл эшчәннәре өчен чираттагы “кызу чор” җитте, хуҗалыкларда кышкылыкка мал азыгы әзерләү башланды. Безнең районда беренчеләрдән булып бу эшкә “Победа” җәмгыяте башлады.
Хуҗалык агрономы Анастасия Волкова сүзләренә караганда, 315 гектарда үстерелгән уҗым арышы сенажга салына башлаган.
– Моннан тыш, күпьеллык үләннәр үстерелә. Елның-елында запас белән сенаж әзерлибез. Без районда иң беренчеләрдән булып бу эшне башлыйбыз. Чөнки арыш башак чыгарганчы җыеп алу мал азыгының сыйфатлы булачагына ачык мисал булып тора. Безнең хуҗалык малчылык тармагында сөт юнәлеше буенча эшли. Шунлыктан сыйфатлы сөт җитештерү безнең өчен иң мөһиме. Арыш басуларын җыеп алып бетү белән күпьеллык үлән басуларына күчәбез. Чөнки аларны да чәчәк ата башлаганчы җыеп алу мотлак. Техника базасына килгәндә хуҗалыкта бары тик яңа, куәтле һәм заманча техника белән эш итәбез. Хәтта, тирә-як районнарда бездәге кебек техника юк, – дип агымдагы эшләр барышы белән таныштырды Анастасия Волкова.
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә технологик модернизация зур роль уйный. Шуңа күрә дә хуҗалыклар яңа, заманча техника сатып алуны күз уңында тотып эш итә. Узган елда республика буенча 2,2 мең берәмлек югары җитештерүчән техника сатып алынган. 2020 елдан башлап республика аграрийлары 20 мең берәмлектән артык яңа техника һәм җайланмалар сатып алганнар. Нәтиҗәдә, ашлык җыю комбайнына йөкләнеш 430 гектарга кадәр кимегән, 2030 елга күрсәткечне 350 гектарга җиткерү бурычы тора.
Хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләрнең, мәсәлән, арыш чабучы Азат Рәхимовның һәм аны заманча техника ярдәмендә әйләндереп, җыеп баручы механизаторлар Максим Сә-лимов, Андрей Исәнбулатовның мал азыгы әзерләүгә җаваплылык белән каравын билгеләп үтәргә кирәк. Мал азыгы хәзерләү комбайнында эшләүче механизатор Артем Шакирҗанов һәм «КамАЗ»да эшләүче Радик Рәхимов, Вадим Шайметов яшел массаны кырдан мегафермага ташуга зур тырышлык салалар.
Әлеге мегафермада сөт юнәлеше буенча токымлы маллар асрала. Хәтта тәүлегенә 120 литрга якын сөт бирүче рекордсмен сыерлар да бар. “Победа” җәмгыяте бу юнәлеш буенча берничә ел инде шөгыльләнә. Биредә эшләүче белгечләр дә заман белән бергә атлап, яңа алымнар кулланып эшли.
Безнең район аграрийлары яңа техника белән техник базаларын төрле дәүләт программалары нигезендә тулыландырып торалар. Авыл хуҗалыгында көч салучыларга техника яңартуга Республика Башлыгы Радий Хәби-ров тарафыннан бөтен уңайлыклар да булды-рылган. Соңгы елларда гына берничә берәмлек яңа техника һәм агрегатлар кайтарылды”.
Илшат Ханнанов,
Борай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсендә сектор мөдире – хезмәтне саклау буенча баш инженер-инспектор.