

Шушы проект буенча безнең районда да күп кенә эшләр алып барыла. Узган атнада эш сәфәре белән килгән Башкортстан Рес-публикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бу проект турында сөйләде һәм район объектлары буенча йөреп чыкты. Аны сәфәр барышында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев һәм авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов озатып бардылар.
Илшат Илдус улы алдынгы хуҗалыкларның берсе – “Колос” хуҗалыгында булды. Заманча, куәтле чәчү комплексында эшләүче механизатор Сергей Сайранов белән әңгәмә корып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Хуҗалык җитәкчесе Камил Галиев белән сөйләшү барышында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Аннары делегация “Колос” хуҗалыгы базасындагы басулардагы эш барышы белән якыннан танышты.
Артабан делегация вәкилләре эксперименталь басу мәйданына юл алдылар. Бу төрле авыл хуҗалыгы культураларының уң-дырышлылыгын өйрәнү, перспективалы төрләрен сайлап алу һәм район хуҗалыкларын яңа, тагын да уңышлырак орлыклар белән тәэмин итү максатында булдырылган эксперименталь үсентеләр басуы.
Моннан соң авыл хуҗалыгы идарәлегендә “Агросәнәгать комплексында кадрлар” федераль проекты кысаларында Борай өченче санлы урта мәктәбе, Башкорт дәүләт аграр университеты һәм “Победа” җәмгыяте арасында Агротехнологик класс оештыру турында килешүгә кул куелды.
Илшат Илдус улы район-ның Көнчыгыш микрорайонында яңа мәктәпнең төзелеш мәйданчыгында да булды. 500 укучыга исәпләнгән өч катлы мәктәп үз эченә уку кабинетларын, иҗтимагый-административ, медицина, азык-төлек, ярдәмче бүлмәләрен, китапханә, ашханә, актлар һәм спорт залларын, тир һәм хез-мәт кабинетын үз эченә алачак. Мәктәп төзелеше тулы көчендә бара, 2027 елда аны тәмамлау планлаштырыла. Авыл хуҗа-лыгы министры Илшат Фазрахманов төзелеш турында ныклап кызыксынып, эш барышы турында сорашты.
Делегация шулай ук Шабай авылында “Агросмарт” җәм-гыятенең элеваторы төзелеше белән дә танышты. Очрашу барышында Илшат Илдус улы аграрийлар белән агымдагы вәзгыять турында сөйләште, тәкъдимнәрен тыңлады һәм чәчү процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне эшкә алды. Гомумән алганда, районда чәчү кампаниясе планлы режимда бара, дип билгеләп үтелде.
“Районда агросәнәгатьне үстерүгә Республика Башлыгы Радий Хәбировның ярдәме зур. Бигрәк тә фермер хуҗалыкларга күп төрле дәүләт ярдәме бар. Шулай ук төрле программалар нигезендә техника парклары яңартылды. Район территориясенә инвесторларның керүе дә авыл хуҗалыгы тармакларын үстерүдә зур роль уйный”.
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы
Ильвер Нурмөхәмәтов.