Сабанда сайрашыр чак җитте

Яз иртə килсə дə, кыр эшлəре кампаниясен башларга көздəн яуган койма яңгырлар киртə булып торды. Шулай булса да, аграрийлар акрынлап җиллəгəн басуларда чəчү эшен башладылар.

Сабанда сайрашыр чак җиттеСабанда сайрашыр чак җитте
Сабанда сайрашыр чак җитте

Яңа Ялдəк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары да бу эшкə бердəм булып тотынды. Алар 80 гектарга якын мəйданда арпа чəчүгə төшкəннəр. Культивациядə хуҗалыкның тəҗрибəле механизаторы Валерий Сəлимгəрəев эшли. Механизатор Радис Фəтхиев, чəчүчелəр Рифкать Дəүлəтгəрəев һəм Илгиз Хəйруллин җиргə төшкəн орлыкның һəр бөртеге тиз арада шытып чыгуы һəм ныгып калуы өчен туфракта алтын бəясенə торган дым запасын югалтмыйча, бу мəлнең һəр минутын нəтиҗəле файдаланырга кирəклеген яхшы аңлап, көн-төн белəн исəплəшмичə эшлилəр. Шулай ук хуҗалыкта күпьеллык үлəн һəм арыш басуларына ашлама кертелгəн.

 

Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас