

Оештыручылар булачак авыл хуҗалыгы белгечләрен уңышлы үстерү өчен югары уку йортының укытучылары һәм студентлары белән тыгыз хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыкладылар.
Һәр мәктәп үз агроклас-сының эшендәге казанышларын – стендларда, осталык дәресләрендә һәм төрле авыл хуҗалыгы темаларына иҗади номерларда тәкъдим итте. Бу чарада Борай икенче санлы гимназиясенең агрокласс укучыларына да катнашу бәхете тиде. Гимназия укучылары “Кашыкчылар” ансамбле иҗат номеры белән лаеклы чыгыш ясап, фестивальдә катнашучыларны әсир итте. Артабан Башкортстан дәүләт аграр университетында агрокласслар һәм профориентация эшләре секторы мөдире Алия Атаҗанова үз тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук фестивальдә Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов, факультет деканнары, университет укытучылары катнашты.
Чара һәр катнашучы мәк-тәпнең уникаль үзенчәлекләрен күрсәтү өчен мәйданчык булды. Мәктәпләр осталык дәресләре үткәрделәр, бер-берсе белән таныштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Фестивальнең кызыклы сәхифәсе булып мәктәп укучыларының оригиналь иҗат коллективлары катнашты, алар, профессиональ сәхнә йортының булмавына карамастан, бик теләп чыгыш ясады. Укучылар һәм укытучылар чарадан канәгать калып, үзләренең мәктәпләренә кире әйләнеп кайттылар.