Авыл хуҗалыгы
25 Апреля , 08:11

Яшел Башкортстан, яшел Борай

Язгы тазарту-чистарту, төзекләндерү өмәләрендә республика күләмендә игълан ителгән «Яшел Башкортстан» акциясенә безнең Борай районы да актив кушылды. Биш йөздән артык райондашларыбыз көрәк белән коралланып, дәррәү агач утыртырга чыктылар. Яз табигатьне уяту белән генә чикләнми,  кешеләр күңелендә дә дәрт уята. Кайда карама, әлеге мизгелдә агач утырталар, матурлык тудыру эшләрендә кайныйлар. «Яшел Башкортстан»  акциясенең бер этабы да нәкъ яз көннәрендә  оештырыла  бит. Быелгы чара 25 апрельдә  узды. Борайда «Яшел Башкортстан» туган якның яшеллек дөньясын   кайгыртучыларны берләштерде. 

Яшел Башкортстан, яшел БорайЯшел Башкортстан, яшел Борай
Яшел Башкортстан, яшел Борай

 

 

- Бүген без утырткан агачлар яшел дөньяның бер өлеше булсын! Активлыгыгыз һәм туган якка мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә, борайлылар,- диде район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, чарада катнашучыларны сәламләп. Рушан Кадим улы билгеләп үткәнчә, киләчәктә үсентеләр үсеп җитеп ныгыгач, юлны кар көртләреннән саклаячак. Әмма аларның төп бурычы шулай да экологик иминлекне саклаудан һәм эстетик ләззәт алудан гыйбарәт.

Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин почетлы кунак сыйфатында катнашты.  Ул табигатьне саклау өчен мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. 

– Республикада яхшы йола барлыкка килде. «Яшел Башкортстан» акциясе нәтиҗәсендә төбәгебез матурлана бара. Сезнең район бай мәдәни мираска ия, табигате гүзәл. Матурлыкны киләсе буыннарга да калдырырга кирәк. Агач утырту акциясенә зур канәгатьлек хисе белән кушылдым. Сезнең ямьле район киләчәктә тагын да яшеллеккә күмелеп утырсын өчен үз өлешемне кертәм, - дип билгеләп узды башкала кунагы.

Акция Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров  Боерыгы  буенча оештырылды. Оешма-предприятияләр һәм учреждение хезмәткәрләренең гомум тырышлыгы белән Мулла авылына керү юлында 500дән артык ылыслы агач утыртылды. Көннең кояшсыз, салкын булуы өмәчеләрне куркытмады. Дүрт-биш еллык үсентеләр зур булмаса да, бик нык һәм, әлбәттә, үсеп китәргә тиеш, чөнки туфракта дым җитәрлек. Саф һавада хуш исле кайнар ботка һәм тәмле чәй дә күңелләрне күтәреп, өмәнең әһәмиятен күтәрде.

Гомумән, борайлылар, районны яшелләндерүгә үз өлешләрен кертеп, акцияне   хупладылар.  Бу көн бердәмлек, туган җирне кайгырту һәм ярату символына әверелде. Чөнки яшелләндерү – ул агач утырту гына түгел, киләчәк турында кайгырту, балаларыбыз һәм оныкларыбызның   күзләрне һәм җанны сөендерә торган дөньяда яшәве турында кайгырту да.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас