

Белүебезчə Булат, əнисе Илүсə ханымның да хуҗалыгын янəш алып бара. Габдуллиннар – районда басучылык һəм малчылык тармакларын җəелдерүче гаилə. Аларның тырышлыгы белəн мал башы саны арта, бихисап гектар мəйданлы басуларда иген үстерелə. 130 баштан артык симменталь һəм герефорд токымлы маллар асрала. Шуларның 40 башы савым сыерлары. Биредə савылган сөт Калтасы заводына тапшырылып бара. Сөттəн кергəн акча – хуҗалык эшлəрен алып бару өчен зур ярдəм.
Əтисеннəн тəҗрибə туплаган фермер авыл хуҗалыгында үз урынын таба һəм аның максаты тормышка ашып ята. Əтисеннəн калган хуҗалыкны таратмыйча, алга табан алып бару бик авыр булса да, Булат төшенкелеккə бирешми.
– Мин печəнне, фуражны сатып алмыйм. Барысын да үзем үстерəм, җыям. Моның өчен минем бөтен техникам да бар. Комбайннар, тракторлар, культиваторлар, чəчкечлəр – һəммəсе дə төзек, эшкə əзер тора. Фермадагы малга ел саен җитəрлек азык əзерли алам. Узган елда да запас белəн печəнен, саламын, фуражын хəзерлəдек, – ди ул.
Бүгенге көндə 700 гектар мəйданда җирлəре бар. Шуның 400 гектарында бөртекле культуралар үстерəлəр. Хуҗалыкта җитештерелгəн ашлык белəн тирə-як авыл халкын хезмəтлəндерəлəр һəм махсус хəрби операциядə катнашучы яугирлəрнең гаилəлəренə дə даими ярдəм итеп торалар.
Крестьян-фермер хуҗалыклар бүгенге көндə сөт җитештерүдə уңышлы эшлəп килсəлəр дə, малчылыкта яңа юнəлеш – ит җитештерүгə дə аерым игътибар бирəлəр. Озын кышлату чоры артта калды, терлекчелəр дə бераз иркен сулап куйды, əмма лəкин хуҗалык җитəкчелəре һəм механизаторлар өчен иң җаваплы чор – чəчү җитə.
Габдуллиннар да язгы чəчүгə орлыкларны алдан хəстəрлəп, келəтлəргə урнаштырып куйган иде. Тик үсемлекчелек тармагында орлык чəчеп кенə мул уңыш алуга ирешеп булмый. Карлар эреп, җир өсте ачылуга уҗымнар да баш калкыта. Аларны вакытында ашлап тормасаң, уңышсыз калуың да бик мөмкин. Шундый хəлгə тарымас өчен аграрийлар ашлама кайтартуны алдан хəстəрлилəр. Биредəге хуҗалыклар да үзлəренə җитəрлек күлəмдə ашлама кайтарткан.
Булатка хуҗалык эшлəрен алып барырга əнисеннəн башка абыйсы Наил һəм əтисенең абыйсы Рəис ага ярдəм итə. Əйе, Булат берничə ел гына фермер булып эшен башлаган егет булса да, хуҗалык эшенең барлык нечкəлеклəренə төшенеп өлгергəн. Заманча техника алу, җирне дөрес эшкəртү өчен бар көчен сала ул, булсын дип тырышып эшли.