

Авыр, мəшəкатьле, тузанлы эш булса да, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерəк, саваплырак хезмəт бармы икəн? Юктыр, мөгаен.
Бүген исə район хуҗалыкларының һəркайсы чəчү һəм җир эшкəртү техникасын əзерлəү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чəчүлек орлык хəстəрлəү, ашлама туплау кебек мөһим эшлəр белəн мəшгуль. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары тулы көч белəн авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшлəренə əзерлилəр.
Машиналарны кырга чыгарга хəзерлəүчелəрнең эш- мəшəкатьлəре күп. Биредəге куəтле, заманча техникага тагылма агрегатлары да тиешле дəрəҗəдə ремонт эшлəре башкаруны талəп итə. Тырмалардан тыш, культиваторлар белəн чəчкечлəрнең күбесен хəзерлəп куярга кирəк.
– Язын эшлəр күп инде ул. Техника ремонты белəн беррəттəн, басуларның торышын да күзəтү астында тотарга кирəк. Һава шартлары еш үзгəреп тора. Һəр басу үзенчəлекле. Кайсында туфрак тиз җилли, ə кайберлəрендə бик соң гына җир җитешə. Басучылыктан тыш бит əле малчылык тармагын да онытмаска кирəк. Малчылык яз көне аеруча игътибар талəп итə. Чөнки бу вакытта төрле прививкалар ясату чоры. Əлеге вакытта бигрəк тə котыру чире кебек авыру очраклары күбəйде. Шуңа күрə без барын да күз уңында тотып, бер минутны да кулдан ычкындырмаска тырышып, ветеринар чараларын тиешенчə үтəп барабыз. Язгы кыр эшлəрен вакытында башкарып чыгу өчен заманча комплекслар кулланабыз. Монысында тоткарлык юк, – ди хуҗалык идарəчесе Рөстəм Шаһиəхмəтов.
Биредə тəҗрибəле механизаторлар һəм белгечлəр эшли, алар өчен тиешле шартлар тудырылган. Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын төзəтү эшен механизаторлар Радик Фəизов, Альфред Хəбибуллин, Кадыйр Мусин, Рөстəм Солтанов һəм Данис Сəфəров башкара. Басуларны ашлау өчен дə махсус техниканы Рөстəм Зиннуров хəзерли. Иң беренчелəрдəн булып та язгыбасу эшлəрен ул башлап җибəрə. Хəерле сəгатьтə булып, аграрийларыбызга язгы кыр эшлəрен оешкан төстə һəм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга язсын.