

Байшады авылындагы “Гыйльмаутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгының техника остаханәсендә дә чыңлап торган чүкеч тавышы биредә эшнең кызган мәлен ачыклый.
– Без елның-елында, көзге эшләр тәмамлану белән, техниканы язгы чәчүгә әзерли башлыйбыз. Авыл хезмәтчәннәре язны тулы әзерлектә каршы алырга тиеш, шуңа күрә бүген техниканы ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Егетләрнең барысы да үзләренә тапшырылган эшнең әһәмиятен аңлап, яхшы эшлиләр. Бүген инде икенче чәчү агрегатын төзәтеп бетереп киләләр. Аннан инде башка тагылма агрегатларны ремонтлый башлыйбыз. Запас частьлар буенча проблемалар, тоткарлыклар юк, – ди хуҗалык башлыгы Геннадий Аскар улы.