Авыл хуҗалыгы
20 Апреля , 06:30

«Хәрәкәттә – тормыш», – ди Сәлимә апа

Озын гомерлеләр – авылларның горурлыгы, ләкин өлкәннәрнең гомер юлы сикәлтәсез һәм җиңел генә үтмәгән.

«Хәрәкәттә – тормыш», – ди Сәлимә апа«Хәрәкәттә – тормыш», – ди Сәлимә апа
«Хәрәкәттә – тормыш», – ди Сәлимә апа

– Үткән елларымны искә төшергән саен, кечкенә чагым күз алдыма килеп баса. Мин Байшады авылында дүрт балалы Рәкимә һәм Гафутдин Минникузиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием дә, әнием дә колхозда төрле эшләргә йөреде, – дип сүз башлады Сәлимә апа Николаева.
Чыннан да, язмам героеның балачагы илнең бик авыр чорына туры килә. Сугыш башланганда кызга нибары 5 яшь була. Әтисен фронтка алалар. Әнисе дүрт бала белән ялгызы торып кала. Бөек Ватан сугышында әтисе хәбәрсез югала. Шулай яшьли үк балаларга ятимлек ачысын татырга туры килә, ачлык-ялангачлык аларның җанын телгәли. Тамак ялына кешегә эшләп йөргән чаклары да күп була. Дүрт баланы аякка бастыру өчен әнисе көн-төн эшли. Кул арасына керә башлаган Сәлимә дә әнисенә ияреп, “Победа” колхозына эшкә йөри башлый. Үсмер чагыннан ук намус белән терлекчелек тармагында эшләгән Сәлимә Ленин орденына лаек була. Бик күп авырлыклар, михнәтләр күрергә туры килсә дә, ул төшенкелеккә бирешми. Алдагы якты киләчәккә, рәхәт тормышка ышанып эшли һәм яши.
– Мин кияүгә иртә чыкмадым. 1970 елда булачак тормыш иптәшем Алексей Николаев белән танышып, гаилә кордык. Аннары инде Шабай авылына килеп төпләндек. Икебез дә Мәгъдән исемендәге колхозда эшләдек. Ике балага гомер бирдек. Кызганычка каршы, иремнең гомере кыскарак булды – явыз чир аны безнең арабыздан иртәрәк алып китте. Улым Владислав һәм киленем Гөлнара белән бергә яшим. Язмышыма үпкәләмим. Бөтен ил шулай яшәде. Яшьлегебездә авырлыклар күрсәк тә, картлыгым бәхетле. Янымда минем өчен өзелеп торган балаларым, онык-оныкаларым бар. Хәрәкәттә – тормыш, – ди ул.
Шушы күркәм яшькә җитсә дә, әле дә әби дип әйтеп булмый аңа. Зиһененә күзләр тимәсен. Аяклары азрак сынатсалар да, күңеле ачык, йөзе сөйкемле.
Бик күпләргә үрнәк булырлык хезмәт һәм тормыш юлы үткән Сәлимә апа моңа һичшиксез лаек. Бар гомерен басу-кырлар, фермаларда хезмәт куйган, кайда гына тир түксә дә, эшнең күзенә басып эшләгән ана бүген дә төп фикерле. “Озын гомеренең сере – хезмәт сөючәнлегендә, кешеләрне, тормышны яратуындадыр”, – дигән фикердә булып кайттым анын яныннан. Саф күңеле, сабырлыгы өчен дә Аллаһы Тәгалә шундый озын гомер, бәхетле картлык биргәндер дә инде Сәлимә апага. Бәхетле булсын. Тормышның ачысын-төчесен күргән өлкән буын бәхетле картлыкка бик лаек.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас