Авыл хуҗалыгы
20 Апреля , 06:10

Бозау карарга да осталык кирәк

Колос» хуҗалыгының Борай сөтчелек фермасында бозаулар үстерү бүлеге уңышлы эшли. Бозауларны карау озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган Гөлчәчәк Рәхимовага, Гөлнар Хәтмуллинага һәм яңа гына эшкә урнашып, шушы эшнең асылына төшенүче Альбина Сәетовага йөкләнгән.

Бозау карарга да осталык кирәкБозау карарга да осталык кирәк
Бозау карарга да осталык кирәк

Бозауларны, бала караган кебек, яратып, назлап тәрбия-лиләр алар. Бу һөнәрне игелекле күңелле, уңган, булган, бер дигән хезмәтчәннәр генә башкара ала.
Алар бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Бозаулар тәрбияләнгән бүлмәләрдәге чисталык, монда уңган, булдыклы терлекчеләрнең тырыш хезмәт куйганын дәлилли. Бозаулар алар кулына әнә шулай ияләшәләр, аларны ерактан таныйлар, күбрәк игътибар алырга тырышалар. Яхшы итеп карау, ашату һәм җанлы аралашу аларга тизрәк үсәргә, авырлык җыярга һәм сәламәтрәк булырга ярдәм итә.
– Эшебез авыр да, җаваплы да, әмма малларны яратабыз, алар белән мәш килүе үзебезгә дә күңелле. Коллективыбыз бик тату, бер-беребезгә һәрвакыт булышабыз, барлык проблемаларны бергәләп хәл итәбез, – ди Гөлчәчәк Рәхимова.
Бозауларның сәламәтлеге яхшы тәрбиягә бәйле. «Колос» хуҗалыгының Борай сөтчелек фермасында бу эшкә таләп югары. Шуңа күрә биредә эшләүчеләр үз хезмәтләренә бик җаваплы карый.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас