

– Эльвера Фликсовна, район территориясендә барлык ит сатучылар үзләренең продукциясен сатуга чыгарганчы нинди таләпләр үтәргә тиеш?
– Әлбәттә, һәр ит сатучы үзенең продукциясенең кеше сәламәтлеге өчен хәвефсез икәнлеген раслый торган документын булдырырга тиеш. Һәм инде ачык укыла торган тамга булу әлеге экспертизаның узуын күрсәтә. Теләсә кайсы партиягә кулланучы сорый ала торган ветеринария документлары булырга тиеш.
– Монысы аңлашылды. Ә менә ит сату урыннарына да тукталып берничә сүз әйтеп китсәгез иде. Һәр ит сатучының үз урыны бар. Ул нинди булырга, сатучы нинди таләпләрне үтәргә тиеш?
– Иң беренче ит сату урыны чиста булырга тиеш, ит җилләтүгә һәм пычрануга дучар ителергә тиеш түгел. Ит һәм ит продукциясен сатучы хезмәткәрләрнең санитария ке-нәгәсе булуы, шулай ук ветеринария-санитария таләпләре үтәлүе мотлак.
– Итнең тышкы кыяфә-теннән күзаллап, аның сыйфаты турында белеп буламы?
– Чынлап та, итнең сыйфатын тышкы кыяфәтеннән дә билгеләп була. Беренчедән, продукциядә ит исе булырга тиеш. Әгәр сыер ите икән – кызыл яки караңгы-кызыл төстә, ә сарык ите – куе кызыл төстә булырга тиеш. Итнең өслеге коры яки бераз юеш булырга тиеш, ләкин ябышып торырга тиеш түгел. Шулай ук итнең сыйфатына аны дөрес саклый белү дә тәэсир итә. Шуңа күрә турыдан-туры кояш нурлары эләгү, шулай ук саклану температура режимын бозу рөхсәт ителми. Ит киштәләрдә аерым урнаштырылырга тиеш. Итнең һәр төре өчен продукциянең исеме белән үз маркировкасы булырга тиеш.
– Әгәр сатып алучының ит сыйфатына шиге туса, нишләргә кирәк?
– Ит сыйфатына шик туганда, шулай ук сатучы продукциянең сыйфатын раслаучы дәлилләрне күрсәтүдән баш тартканда, сатып алудан баш тартсаң яхшырак. Итне тикшерелгән урыннарда һәм намуслы сатучылардан гына сатып алыгыз.
– Безнең районда малчылык тармагы белән шөгыльләнүче фермерларның саны бихисап. Әлбәттә, аларның күбесе үзләренең хуҗалыгында үстерелгән ит белән базар киштәләрендә сату итәләр. Аларның продукциясенә һич кенә дә шик юк. Ә менә алар белән беррәттән алып сатарлар да бар. Аларның нинди ит сатулары турында белешмә бармы?
– Әлбәттә, алып сатарларның итләре дә шулай ук безнең тарафтан тикшерү үткәрелеп, халык сәламәтлегенә зыянсыз булуы билгеләнгәч кенә сатуга чыгарыла.
– Бүгенге көндә малларда чирләр күбәю турында хәбәрдар булып торабыз. Бу бит инде, иң беренче чиратта, ит сатучылар өчен дә бер бәла. Моны булдырмас өчен сезнең тарафтан нинди чаралар күрелә?
– Ветеринария хезмәтенең төп юнәлеше – малларның чирләрен булдырмау, авыруларны кисәтү. Хайваннар һәм кешеләр өчен уртак булган авыруларны кисәтү һәм дәвалау максаты белән ветеринария хезмәте даими рәвештә тикшерүләр, профилактик эш һәм контроль-күзәтчелек чаралары алып бара. Һәр авыру терлекчелек һәм хайваннар өчен генә түгел, халыкка да җитди зыян китерергә мөмкин. Йогышлы авыруларның 80 проценты кеше һәм хайваннар өчен уртак булып санала. Барлык хуҗалык җитәкчеләре, шул исәптән, шәхси хуҗалыгында мал асраучылар малларның сәламәтлеге һәм аларны карап тоту, файдалану өчен җаваплы. Эре хуҗалык җитәкчеләре дә, үз сараенда мал асраучылар да ветеринария хезмәте белән кулга-кул тотынышып эшләсен иде. Мал сатып алганда да ветеринария белешмәлекләре булу зарур. Терлек авырып китсә дә, мал табиблары белән киңәшләшергә кирәк. Менә шушы гади генә кагыйдаләрне үтәп, кулга-кул тотынышып эшләсәк, базарда һәм ит кибетләре шүрлекләрендә сыйфатлы ит сатып алуыбызга бернинди дә шик булмаячак.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.