Авыл хуҗалыгы
8 апрель , 06:12

Агротуризм – Башкортстан өчен бик мөһим юнəлеш

Бүген авыл туризмы популяр икəнен барыбыз да яхшы аңлый. Ə агротуризм нəрсə соң ул һəм аны нинди максатларда файдаланырга мөмкин?

Агротуризм – Башкортстан өчен бик мөһим юнəлешАгротуризм – Башкортстан өчен бик мөһим юнəлеш
Агротуризм – Башкортстан өчен бик мөһим юнəлеш

“Агротуризм” гранты – авыл туризмын үстерү өчен дәүләт ярдәме. 2026 елдан башлап авыл туризмын яклау “Кече агробизнесны үстерү” яңа федераль проектының бер өлеше булачак. Дәүләт финанславына исәп тоткан эшкуарларга конкурс сайлавында җиңәргә кирәк. Ул агымдагы елда ике: төбәк һәм федераль этапта узачак. Акчалар киләсе елга бүленәчәк. Ягъни, әгәр фермер проекты белән 2026 елда сайлап алынган булса, грант үзе 2027 елда биреләчәк – моны проектның бизнес-планын әзерләгәндә исәпкә алырга кирәк.
“Агротуризм” гранты – авыл туризмын үстерү проектын гамәлгә ашыру өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, шәхси йорт яны хуҗалыклары хуҗаларыннан тыш, бирелә торган максатчан бюджет акчалары. “Авыл туризмы” төшенчәсе астына халык саны 30 мең кешедән артмаган авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә туристлык объектлары керә. Аларда кунакларны урнаштыралар, ферма буйлап җәяүле, атлы, велосипедта яисә автомобиль экскурсияләре, осталык дәресләре, фермер продуктларын тәмләп карау, тематик чаралар һ.б. үткәрәләр.
Грантның күләме – өч миллион сумнан алып ун миллион сумга кадәр. Конкрет сумма эшкуарның үз керемнәренең күләменә бәйле, алар проект бәясеннән ун проценттан алып егерме биш процентка кадәр булырга тиеш.
Грант акчаларын объектлар төзү, сатып алу, модернизация-ләү яисә реконструкцияләү, туристлык күрсәтү объектларын, авыл туризмының күңел ачу инфраструктурасы объектларын сатып алу өчен яки объектларны электр, су, газ һәм җылылык үткәргеч челтәрләргә тоташтыру, авыл туризмы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган объектларны җиһазлау өчен һәм монтажлау максаты өчен кулланырга була. Грант алу өчен авыл территориясендә яисә авыл агломерациясе тер-риториясендә теркәлгән булуы һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, шәхси эшкуар булуы кирәк. Шулай ук грантны алучыларга карата төп таләпләр дә каралган. Гариза бирүче бар яклап та бурычсыз һәм штрафсыз булырга тиеш. Җир кишәрлеге милектә яки озак вакытлы файдалануда (биш елдан артык), өстәвенә, нәкъ менә агротуризм проектын күздә тоткан сыйфатта файдалануга рөхсәт белән булырга тиеш.
– Районда да бу программа буенча эшләүче эшкуар бар. Моннан ике ел элек “Клевое место” проекты белән әлеге программада катнашкан Русалина Шакирова максатына иреште. Ул грант отып, шул акчага Ваныш авылында балык фермасы һәм “Домик у пруда” ял базасы янында туристик комплекс ял итү урыны булдырып, уңышлы гына эшләп килә, – ди мәгълүмат-консультация үзәге директоры Булат Салихов.

 

– Республикабыз үсешкә өстәмә акчалар җәлеп итү өчен, федераль программаларда актив катнаша. Башкортстанда – республикабыз кунакларын җәлеп итәрлек авыл территорияләренең өлеше зур. Төбәкләрнең монда потенциалы зур, ә безнең фермерларның аны тормышка ашыру буенча креатив идеяләре күп.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Агротуризм – Башкортстан өчен бик мөһим юнəлеш
Агротуризм – Башкортстан өчен бик мөһим юнəлеш
Агротуризм – Башкортстан өчен бик мөһим юнəлеш
Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас