Дистә еллар буена үзенең язмышын малчылык тармагы белән бәйләгән Гөлшат Хәмзина турында хуҗалык идарәчесе Айдар Рәхимов бик җылы сүзләр әйтте.
– Гөлшат – менә дигән хезмәткәр. Эшен намус белән башкара, кушканнарны җиренә җиткереп үти. Бик җаваплы, тырыш кеше ул, хуҗалыкта иң яхшы эшчеләребезнең берсе, – дип, мине аның белән якыннан таныштырды.
Гөлшат ханым Әҗәк авылында туып-үсә. Хезмәт юлын авылдагы балалар бакчасында пешекче булып башлый. Аннары яратып башкарган эшен мәктәптә дәвам итә. Ләкин мәктәп ябылгач, уңган, эшсөяр Гөлшат, ике дә уйлап тормыйча, “Колос” хуҗалыгы фермасына сыер савучы булып эшкә төшә. Менә дистә елдан артык инде ул бу эшне башкара. “Аллаһка шөкер, эш бар, авылда рәхәтләнеп яшәргә була, тырышлык кына кирәк”, – ди ул.
Безнең аралашуны кичке савым башлануы бүлде. Сыерлар чистартылган абзар эченә үтеп, үз урыннарына баса һәм алларына салынган ризыкны тынычлап кына ашарга керешә. Ә без Гөлшат Хәмзина, хезмәттәшләре Гөлназ Камаева, Люба Кадетова белән савым аппаратларын һәм берәр чиләк җылы су күтәреп, сыерлар янына үттек. Сыер савучылар малкайларның җиленен юып, аппаратка тоташтыралар. Әлбәттә, мин хатын-кызларның җитез кулларын, тиз-тиз эшләүләрен күзәтеп кенә торам. Савучыларның осталыгына, җитезлегенә хәйран калырлык. Шул ук вакытта ярыйсы гына физик көч тә таләп ителгән эшкә алар инде күнегеп тә беткән шикелле. Аппаратлар җиңелдән түгел, өчесенә иртән һәм кич 150 баштан артык сыерны савып чыгарга кирәк. Уңган сыер савучылар тәүлегенә өч тоннадан артык сөт савып, Благовар сөт заводына тапшырып баруга зур тырышлык салалар. Чөнки сөт ул тере акча икәнен аңлап эшлиләр. Аларның тырыш хезмәтеннән хуҗалыкның торышы билгеләнә. Әлбәттә, эшләре җиңелдән түгел, ләкин берсе дә зарланмый. Һәрбер эшнең үз җае булган кебек, сыер савуның да үзенчәлекле мавыктыргыч һәм авыр яклары бик күп. Фермада эшләү ныклылык, тырышлык, физик көч һәм зур түземлек таләп итә. Шул ук вакытта ул канәгатьләнү һәм үз эшеңнең мөһимлеген аңлау хисе дә бирә. Әгәр дә син шуларның барысына да әзер икән, тармакта эшли аласың. Ә “Колос” хуҗалыгы эшчәннәренең һәрберсе моны күпьеллык намуслы хезмәте белән раслый.
Ә минем фермада үткән эш көнем, сенаж һәм силос исе, малкайларның күңелле мөгрәве, ферма күренеше үткәннәргә сыер савучы булып эшләгән апа-әбиләребезгә ияреп йөргән вакытларга алып кайткандай булды. Ләкин күптәнге хыялым – рәхәтләнеп утырып сыер саву теләген тулысынча тормышка ашыра алмадым. Чөнки ферма сыерлары, беренчедән, аппаратка күнеккән, икенчедән, чит кешене якын китермиләр, бер-береңә ияләшеп китү өчен күпмедер вакыт кирәк.