Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 апрель , 15:30

Авыл тормышына мөкиббән китүче

Арсен Янгиров – бәләкәйдән авыл тормышындагы төрле эштә кайнап үскән малай. Башка егетләр кебек үк ул спорт белән шөгыльләнергә дә ярата. Аеруча җиңел атлетика һәм чаңгы спорт төрләренә өстенлек бирә, ирекле көрәш секциясенә дә йөри. Физкультура фәне буенча Гагарин кубогы олимпиадасының муниципаль этабында призер да була. Егет авыл хуҗалыгы тармаклары белән дә кызыксына. Бәлки шуңадыр да ул агрокласс укучысы булып киткәндер.

Авыл тормышына мөкиббән китүче
Авыл тормышына мөкиббән китүче

Арсен бигрәк тә маллар ярата. Шәхси хуҗалык-ларындагы атлар аның тәрбиясендә. Алар да аны мәктәптән зарыгып көтеп алалар. Әнисе Анфиса мәктәптә укытучы, ә әтисе Рөстәм – нефтьче. Әти-әнисе көннәр буена эштә булгач, Арсенның туганнары Руслан һәм Самат күп вакытларын олы яшьтәге дәү әтисе һәм дәү әнисе янында үткәрәләр. Заманында нәкъ шушы дәү әтисе аны атта йөрергә өйрәтә дә инде. Әлеге гаиләдә өлкән буын вәкилләренә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләре бәләкәйдән үк тәрбияләнә. Шуңа күрә дә алар бер-берсенә ярдәм итеп, игътибар күрсәтеп гомер кичерәләр.
Арсен кул кушырып утыра торган егет түгел. Агрокласс укучысы буларак та төрле чараларда катнаша. Көз көне “Агрогаилә” республика конкурсында катнашып, Б. Бикбайның “Урал” шигырен яттан сөйләп, призер була. Ул моның белән генә чикләнми. Алга карап максатына ирешү өчен янә конкурсларда катнашуын дәвам итә. Күптән түгел Арсен Янгиров “Комос Групп” компаниясе оештырган “Шигърият бөртеге” укучыларның республика конкурсында катнашып, үзенең яшь категориясе буенча җиңү яулый. Әлеге конкурста 50гә якын иҗат сөюче бала чыгыш ясый. Арсен В. Кольцовның “Песня пахаря” шигыре белән иҗади сынау үтә. Конкурс максаты буенча сайлап алган шигырьне яттан сөйләү генә түгел, чын мәгънәсендә аны яңадан гәүдәләндерү була. Арсен хезмәт кешесенең тирән образын тудыра, әсәрнең рухы белән сугарыла һәм тамашачыга В.Кольцов поэзиясенең бөтен матурлыгын һәм көчен җиткереп, җиңү яулый һәм кыймәтле бүләккә ия була. Мондый уңышларга ирешүдә аның сыйныф җитәкчесе Лилия Гайнетдинованың да өлеше зур. Лилия Рәфил кызы – агрокласс укучыларын җитәкләп баручы педагог. Аның тырышлыгы белән балалар авыл хуҗалыгы тармаклары серләренә төшенәләр.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас