Ун дистә еллар буена ул басучылык белән беррәттән елкычылык һәм сарыкчылык тармакларын да уңышлы алып бара. Бүгенге көндә биредәге «Гыйльмаутдинова» крестьян-фермер хуҗалыгында 70 баш ат, 200 башка якын сарык бар.
Атлар фермадан ерак түгел арадагы ачык утарда асрала. Печән һәм салам рулоннары да күпләп өелеп куелган. Өстәмә тукландыру да көненә ике тапкыр бирелә. Атлар һәм сарыкларны тукландыру өчен терлекче Сергей Минникузин җаваплы. Ул да биредә шушы фермер хуҗалыгы төзелү белән эшли икән. Сергей терлекче генә түгел, механизатор да. Аның терлекчелек тармагындагы тәҗрибәсе ярдәмендә хуҗалыкта сау-сәламәт колыннар һәм бәрәннәр үрчетелә.
Кышлатудан акрын гына язга табан атлаучы аграрийларның техника паркында чүкеч һәм тырма тавышлары ишетелә. Әлбәттә, шулай булырга тиеш тә инде. Тиздән басуга бит. «Гыйльматудинова» крестьян-фермер хуҗалыгында техника ремонты да уңышлы гына башкарылып килә. Механизаторлар Андрей Бәһаутдинов, Иван Дәүләтҗанов үзләренә йөкләтелгән тракторларны әзерлек сызыгына кую өчен иртәдән кичкә кадәр техника паркында эшлиләр. Аларның тырышлыгы белән тагылма агрегатлар күптәннән әзерлек сызыгына куелган.
Гомумән, хуҗалыкта эшнең кайнар чоры. Кыш буена тын торган ындыр табагы территориясендә дә «боз кузгалды». Алексей Шәһиев һәм Олег Хәкимов ашлык келәтләре түбәләрен кар катламыннан арындырганнар. Язга әзерлек эшләрен алдан хәстәрлиләр. Ягулык-майлау материалы һәм минераль ашлама да күптән инде кайтарылып келәтләргә урнаштырылган. Көннәр җылыту белән элиталы сортлы орлыклар да кайтарылачагы турында хәбәр итте Геннадий Аскар улы.
– Мин фермер хуҗалыгымны ачканда ук атлар үрчетү нияте белән башлаган идем. Безнең хуҗалыкта җитмеш баш башкорт токымлы ат асрала. Әнә алар иркен утарда коры печән уртлыйлар, аз гына буранлап торган җилле һавада нәфис ялларын тузгытып, уйнаклап та китәләр. Болар бит кырыс табигать шартларында үскән, салкынга чыдам, сазлыкта да, урманда да үзләренә азык табып тамакларын туйдыра алган башка токым, – дип сөйли Геннадий Гыйльмаутдинов утарда асралучы атларга карап.