Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март , 15:16

Хуҗалыкта кайнар чор

Кояш карау белән табигатьтә яз сулышы сизелә башлый. Һавадагы үзгәрешне кыр кешесе йөрәге белән тоя. Машина-трактор ремонтлана торган остаханәләрдә кыр батырларының аеруча күтәренке кәеф белән эшләүләре тоемлана. Язгы кампаниянең уңышы күп очракта техниканың төзеклегенә бәйле. Район хуҗалыклары бу хакта алдан ук кайгырталар. Касияр авылында урнашкан Илия һәм Альмир Әгъләмовлар крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләр ырамлы бара. Язгы кыр эшләренә техника ремонты да, орлык һәм җирне ашлау мәсьәләре дә хәл ителә.

Хуҗалыкта кайнар чор
Хуҗалыкта кайнар чор

Бер түбә астында ике фермер хуҗалыгында төрле юнәлеш буенча эре мөгезле терлекләр асрала. Илия Рәзиф кызы голштин токымлы сыерлар асрый. Ул исә сөт юнәлеше буенча эшен алып бара. Савылган продукция Калтасы сөт заводына тапшырылып бара. Әлеге вакытта хуҗалык башлыгы улы Альмир белән заманчаландырылган сыер са-ву урыны төзеп яталар. Мин барганда Илия ханым кулына перчаткаларын киеп, Альмир янында авыр тимер баганаларны күтәрешеп, ярдәмләшеп йөри иде. Карап торуга бәләкәй генә ханымда шулкадәр көч булуы мине сокландырды. Ир-егетләргә биргесез көчле рухлы, төшенкелеккә бирешмичә бар тырышлыгы белән эшләүче Илия Әгъләмова уллары белән беррәттән хуҗалык эшләрен алып бара. Ул кул кушырып утырырга яратмый. Малын да карый, сыерын да сава, төзекләндерү эшләренең дә эчендә кайный. Ә уйлап ка-расаң, хуҗалыкны җитәкләү өчен күпме уңганлык, тырышлык кирәк бит. Биредә мал карау белән беррәттән, техника ремонты һәм чәчүгә әзерлек эшләре дә бара. Минераль ашламасын, элиталы сортлы орлыгын да әллә кайчан кайгырткан.
– Әйе, чынлап та хуҗалыкта эш иксез-чиксез. Ә безгә аның барысына да җитешергә кирәк. Бер генә көнгә эшне арткы планга куйсаң, бетте, айлык эш торып кала. Шуңа күрә мин улым Азамат белән иртәдән кичкә кадәр хуҗалыкта. Әлеге вакытта бигрәк тә кызу чор. Малларны караудан тыш, язга әзерлек эшләрен дә алып барырга кирәк, – ди Илия Рәзиф кызы.
Әйе, бу кадәр эшләрне бер генә кеше башкарып чыга алмый. Шуңа да Илия ханым уллары Альмир һәм Азамат белән бергә эшли. Азамат хуҗалыкта төзүче генә түгел, агроном вазыйфасын да башкара. Ул Яңа Тазлар урта мәктәбен тәмамлагач, Екатеринбургтагы авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Балачагыннан агроном булырга хыялланган егет максатына ирешә. Кулына яраткан һөнәре буенча диплом алып, җиң сызганып эшкә тотыну нияте белән туган авылына кайтып төшә. Эшкә урнашканчы аны ил алдындагы бурычын үтәргә алып китәләр. Бер ел эчендә Азамат Псков, Иваново, Крым шәһәрләрендә хәрби хезмәтен намус белән үтеп, янә туган якларына әйләнеп кайта. Бу юлы инде ныклы ир-егет булып, тәвәккәллек белән хезмәт юлын башлый. Быел исә ул үзенең белеме белән беренче чәчү сезонын үткәрәчәк.
– Без бит авыл малайлары. Минем әти-әни колхозчы булгач, гел басуда аларга ярдәмләшеп үскән балалар без. Яраттым мин күкрәп үскән иген басуларын. Көзен исә алтын төсенә кергән ашлык кырларына карап сокланып утыра идем. Бәлки шуңадыр да минем агроном буласым килде. Басуда нинди генә эш булмасын, барысын да җаным-тәнем белән башкарам. Шуңа күрә бу эш минем өчен яңалык түгел. Иң башта абыйларым белән бергә киңәшләшеп иген үстерә идем. Хәзер инде үземә дә ярыйсы гына тәҗрибә тупладым. Быел исә агроном буларак берүзем генә язгы чәчү эшен башкарып чыгарга ниятлим, – ди Азамат Әлфит улы.
Азамат басучылык тармагын үз итсә дә, аның канында малларга булган ярату хисе дә яши. Шунлыктан да ул әнисенең хуҗалыгында ат үрчетә. Атта йөрү аның хоббие. Гомумән, Илия Рәзиф кызының өч улы да малларны, бигрәк тә атларны, ярата. Альмир да – әнисе кебек эре мөгезле терлек үрчетүче фермер. Аның хуҗалыгында симертүдә үгезләр һәм башмаклар асрала.

Хуҗалыкта кайнар чор
Хуҗалыкта кайнар чор
Автор: Гөлназ Хуҗина
Читайте нас