Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 март , 15:15

“Борай фермеры” бренды “Агрокомплекс” күргәзмәсендә төп урынын били

Сатып алучылар без үзебезнең басуларда терлек азыгы үстерүдән алып кибет киштәләренә бара торган продукциягә кадәр җитештерү чылбырының һәр этабын контрольдә тотуыбызны һәм өзлексез камилләштерүебезне аңларга тиеш, – ди “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил.

“Борай фермеры” бренды “Агрокомплекс” күргәзмәсендә төп урынын били
“Борай фермеры” бренды “Агрокомплекс” күргәзмәсендә төп урынын били

Яңа Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында асраулы маллар продукциясе сәламәт яшәү рәвешенә һәм киштәләрдә сыйфатлы һәм файдалы продуктларга ирешүгә ярдәм итә. “Борай фермеры” бренды – үз продукциясенең сыйфаты турында кайгыртучы һәм барлык кирәкле стандартларны һәм таләпләрне үтәүче ышанычлы фермер буларак сәүдә челтәренә керә.

 “Басудан киштәгә кадәр” эшен алып баручы хуҗалар үз продукциясе белән сәүдәгә чыгу өчен күпме юллар үтүен шушы язмада ачыклыйсым килә.

Иң беренчеләрдән булып бу хуҗалыкка Гәүһәрия һәм Әхләф Зариповлар нигез сала. Ике уңган бер булып үз эшләрен шәхси хуҗалыктан башлыйлар. Ел саен алар сарык көтүен арттырып, баш санын меңгә җиткерә. Соңрак ат үрчетү, терлекчелек белән шөгыльләнүгә күчәләр. Элеккеге “Агыйдел” колхозының ташландык бинасын сатып алып, ремонт эшләре башкарып, утарлар төзеп, фермер хуҗалыгы булдыралар. Менә шулай берничә ел эчендә хуҗалык аякка баса. Монда дәүләт ярдәме зур роль уйный, ди фермерлар. Аграрийларга район хакимиятләре, шулай ук региональ һәм федераль программаларда ярдәм итә. Артабан аларның улы Рамил да үзенең фермер хуҗалыгын оештыра. Хуҗалык яшь, энергияле яңа башлык белән янәдә көчләнеп, яңалыкка омтылып эшен дәвам итә.  Зариповлар “Хәләл” стандартлары буенча ит һәм ит продуктларын эшкәртү буенча цех ачып, “Борай фермеры” брендын теркиләр. Аларның продукциясе Уфа һәм Борай кибетләрендә сатыла. Рамил Әхләф улы җиң сызганып эшкә тотынып, күнекмәкләргә төшенеп, яңа технологияләр өйрәнеп, рентабельлелекне исәпләү осталыгы ирешеп, эшен уңышлы алып бара. Фермерлар өчен каралган республика программаларында катнашып, мал башы санын арттыра.

Бүгенге көндә фермер хуҗалыгы 812 гектар чәчү мәйданын эшкәртә, хуҗалыкта эре мөгезле терлек, атлар асрала. Җитештерүнең тулы циклы басудан киштәгә кадәр алып барыла. Борай фермерының Хәләл стандарты буенча табигый иттән экологик чиста продуктлары бар. 60 тан артык төр продукция үз цехларында җитештерелә, продукцияне формалаштыру кул белән башкарыла һәм үз кибетләре челтәре аша сатыла. Беренче кибет 2015 елда Борай авылында ачыла. Сыйфатлы һәм тәмле продукция борайлылар арасында гына түгел, ә килгән кунаклары арасында  да бик яратылды һәм зур сорау тапты. Күпләр ит продуктлары сатып алып, аны күчтәнәч итеп өйләренә алып китәләр. 2016 елда Уфа шәһәрендә кибет ачу турында карар кабул ителә.

Рамил Зарипов бүгенге көндә аягында ныклы басып торучы фермер. Егерме елга якын эшләп көч җыеп килгән хуҗалыкны бүгенге көндә дә ул җитәкли. Берничә ел инде рәттән “Агрокомплекс” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм агросәнәгать форумының “Башкортстанның иң яхшы продукты” конкурсында берничә ел рәттән үзләренең цехында җитештерелгән  голубцы, хинкали, төсле пилмәннәр ярымфабрикат продукцияләре белән катнашып киләләр. Районда беренче тапкыр әлеге крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә хуҗалык башлыклары Рамил Зарипов һәм Абдуррахман Дүсмәтов спонсор ярдәм күрсәтеп, “Аек авыл” программасы кысаларында кышкы уеннар сабантуе оештырды.  Анда килгән кунакларга хуҗалар үзләренең цехларында җитештерелгән ярымфабрикатларын тәкъдим итте.

Һәм Рәмил Зариповның продукциясе сыйфаты, тәме буенча да иң яхшысы дип танылып, алтын медальгә  һәм I дәрәҗә дипломга лаек булып тора. Башкорт милли ризыклары сыйфатлы һәм тәмле булуы белән сатып алучылары да бихисап. Без үзебез дә бары тик “Борай фермеры” бренды астында җитештерелгән сыйфатлы һәм тәмле ризыклар белән тукланабыз.

– Безнең продуктларның сыйфаты малларның нәрсә ашаганына, аларның яшәү рәвешенә бәйле. Шуңа күрә без хуҗалыкта асралучы терлек өчен мал азыгы базасын үзебез үстерәбез. Күпчелек вакытта маллар саф һавада, киң һәм пестицидлардан чиста кырларда, табигать мохитендәге кебек, көтәлә. Натураль һәм кеше сәламәтлеге өчен хәвефсез продуктлар җитештерүне күз уңында тотып эшлибез. Шулай ук без терлекчелекнең тизләтелгән технологияләрен, антибиотикларны, үсеш гормоннарын, аппетит стимуляторларын кулланмыйбыз. Технологик процессны һәм кул хезмәтен берләштереп, без өйдәге кебек кирәкле тәм сыйфатларына ирешәбез. Шуңа күрә дә безнең продуктларны яраталар. Барлык товарлар да хәләл стандартлары буенча җитештерелә,– ди фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Зарипов.

#АгроВкомплексе, #БашкирскоеЭтовкусноИполезно

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас