– Бүгенге көндә ике ай эчендә республика буенча 13 котыру чире ачыкланды. Узган елда бу сан ел буена булса, быел исә ике айда шулкадәр очрак теркәлде. Бу саннарга гына карап та котыру чиренең чәчәк атуын, көннән-көн һәрберебез өчен куркыныч янавын аңларга кирәк. Котыру чире кеше өчен аеруча куркыныч – ул үлемгә китерә торган чирләрнең берсе. Бу чирне таратучылар булып, нигездә, төлкеләр, тычкан, керпе һәм кимерүчеләр тора. Вирус үлгән хайваннарда да озак саклана, шуңа күрә аларның үләксәсе янына терлекләрне якын җибәрергә ярамый. Урманнарда кыргый хайваннар очратканда да бик сак булырга кирәк. Гомумән, хуҗасыз җәнлекләр, аеруча ерткычлар яныннан ерак йөрегез. Бигрәк тә тыныч, ягымлы тоелганнарыннан сак булыгыз. Балаларны хуҗасыз этләр һәм песиләр булган җиргә үзләрен генә җибәрмәгез, аларга әлеге хайваннарны сыйпарга, яратырга ярамаганын, эт-песиләрнең чирле булырга мөмкинлеген аңлатыгыз. Хуҗасыз хайваннарны өйгә алып кайтырга, читлеккә утыртырга ярамый.
– Әгәр дә чирле хайван белән бәйләнеш яки тешләү очрагы булганда нишләргә?
– Хайваннар тешләгән очракта тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки мондый вакытта котыру чире эләгү бик мөмкин. Вирус организмга тешләү һәм тәннең сыдырылган урыннарыннан керә. Хайваннарның битне яки кулны тешләве аеруча куркыныч. Чыннан да, котыру авыруының беренче билгеләре сизелә башлагач, куркырга кирәк. Монда ике мөһим момент турында сөйләргә кирәк. Беренчедән, хайван әйләнә-тирәдәгеләр өчен һәм инкубация чорында зарарлы, икенчедән, хәвефләнү югары булу сәбәпле хуҗалар үзләре котыру булмаган нәрсәне котыру чире дип кабул итә ала. Шуңа да карамастан, хайван кинәт кешеләрдән качса, почмакларда яшеренсә яки киресенчә, аңа хас булмаган дуслык белдерсә куркырга кирәк. Авыруның тыныч формасы башкача күренә: хайванның параличы үсә, селәгәй ага, ул ашый һәм эчә алмый. Диагностикада иң катлаулы дип саналган котыру авыруының атипик формасы да бар. Башлангыч стадиядә эчәклек (эч китү яки кату) һәм депрессия белән проблемалар бар-лыкка килә. Хайван үзен гадәти тотмый, ул хәлсез, уеннарга гадәти кызыксыну күрсәтми.
– Йорт хайваннарында бу чирне булдырмау өчен район хакимияте һәм ветеринар станция хезмәте тарафыннан нинди чаралар күрелә?
– Бүгенге көндә район хакимияте бу чирне булдырмауны төрле профилактик чаралар белән катгый контрольдә тота. Район территориясендә чирне таратмау өчен аучылар белән түләүле килешү төзеп, төлкеләрне ату эше алып бара. Узган елның октябрь аеннан алып бүгенге көнгә кадәр 140 төлке атылды. Ветеринар станция тарафыннан да котыру чирен таратмас өчен төрле чаралар күрелә. Кыргый хайваннар өчен өч мең доза вакцина-брикет кайтарылып, урман һәм ферма яннарына илтеп таратылды. Бәйсез, сукбай этләр белән дә бик күп эшләр башкарыла. Нәкъ менә шундый этләр вакцина ясатылмый калып, бу чирне тарату куркынычы тудыралар. Котыру чирен кисәтүдә төп эш – йорт хайваннарын һәм хезмәттә файдаланыла торган хайваннарны карап тору, җәнлекләр тешләгән кешеләргә кичекмәстән дәваланырга кирәк. Ихатада тотылучы эт бәйдә булырга, тирә-яктагыларга куркыныч тудырмаска тиеш. Ә инде торак йорт яки фатир эчендә хайваннар асраганда, күршеләргә зыян китермәве шарт.
Хайваннар ветеринария станциясендә теркәлгән булырга һәм аларга ел саен котыру чиренә каршы прививка ясалырга тиеш. Без, ветеринария хезмәткәрләре, халыкны бу котыру чиреннән саклау өчен район басмасында һәм интернет челтәрләрендә йорт хайваннарына бушлай эшләнә торган вакцинация һәм бу чирдән саклану чаралары турында еш хәбәрдар итеп торабыз.
– Йорт хайваннарын ничек сакларга?
– Әгәр аларга котыру чиренә каршы прививкалар ясаган булсагыз, вакцинаның гамәлдә булу вакыты чыккач, киләсе прививканы планлаштырыгыз. Иң мөһиме – онытмагыз! Әгәр хайван прививкасыз икән, бу проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә киңәш ителә. Котыру чиренә вакцинация этләргә һәм песиләргә район ветеринария станциясе хезмәткәрләре тарафыннан бушлай эшләнә. Беренче марттан йорт хайваннарына кагылышлы яңа закон кертелә. Һәр эт һәм песиләргә шәхси номер (чип) беркетеләчәк. Бу эшне дә бердәм булып башкарырга кирәк. Тагын өстәп шуны әйтеп үтәсем килә. Бу инде этләр асраучы хуҗаларга ныграк кагыла. Әгәр дә эт асраучы хуҗа гади генә дүрт кагыйдәне үтәсә, аның “дүртаяклы дусты” беркемгә дә зыян китермәячәк. Моның өчен эт вольерда яки бәйдә асралырга, индивидуаль номеры булырга тиеш, ул вакцинацияләнгән һәм инде стерилизацияләнгән булган очракта урамда хуҗасыз этләр саны кимүенә чик юк.
– Урамдагы бәйсез, сукбай этләр кем карама-гында?
– Әлеге вакытта этләрне тоту эшен башкаручы оешма юк. Бу авыр сорау булып ачык тора. Шуңа күрә әгәр дә этләрегезне карый алмыйсыз икән, аны урамга чыгырып җибәрергә яки каядыр илтеп ташларга кирәкми. Аны приютка урнаштырырга яки башка хуҗа табарга кирәк.
– Котыру чирен булдырмауда төп ачкыч булып профилактик чаралар тора. Безнең район территориясендә ветеринар станциясе хез-мәткәрләре кешегә бу чирне йоктырмас өчен нинди эшләр алып бара?
– Һәрбер җаваплы хуҗа үзенең йорт хайваннарын вакытында вакцинацияләргә тиеш. Бу гамәл аларның сәламәтлеген саклап кына калмый, ә кешеләрне дә куркыныч авырудан саклый. Вакцинация – котыруга каршы иң эффектив ысул.
Кыргый хайваннар белән аралашудан саклану – икенче мөһим профилактика чарасы. Аеруча авылда яшәүчеләргә сак булырга кирәк. Кыргый хайваннар еш кына авыруның чыганагы булып тора. Балаларга кыргый хайваннарны ашатырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Шуңа күрә, без ветеринария станциясе хез-мәткәрләре, мәктәпләргә, балалар бакчаларына барып котыру чире турында һәм аңардан ничек сакланып булуы турында әңгәмә корабыз. Урамда йөргән эт-песиләрне контрольдә тоту да бик мөһим.
Котыру чире белән көрәшү – ул бергәләп башкарыла торган эш. Һәрбер кеше үзенең җаваплылыгын аңлап, кисәтү чараларын үтәсә генә, без котыруны җиңә алабыз. Котыру – ул үлемечле авыру. Бары тик медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итсәк кенә, зарарлану ихтималы сизелерлек кими. Шуңа күрә әгәр сезне тешләсәләр, паникага бирелмәгез, инструкция буенча эш итегез.
– Роберт Кирамат улы, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.