Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 февраль , 16:15

Хуҗалык горурлыгы ул алар

“Бәхетне җиреңнән эзлә”, – ди халык мәкале. Ул нәкъ “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче егетләргә карап әйтелгән кебек. Чын мәгънәсендә туып-үскән төягенә тугры булып, туган хуҗалык-колхозына бар көчен биргән, шушы җирдә төпләнеп калган кеше тулысынча бәхетле. Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр туган җиренә намус белән хезмәт иткән игенчеләребез иң зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау-хөрмәтләргә лаек.

Хуҗалык горурлыгы ул алар
Хуҗалык горурлыгы ул алар

Читтән караганда игенче-механизаторларның эше җайлы, сезонлы эш кебек тоела. Хуҗалыкка яңа техника, заманча комбайннар кайтарыла, эш шартлары яхшыра, уңайлыклар булдырыла. Әмма бу төптән дөрес булмаган фикер. Механизаторларның хезмәте – үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе. Сап-сары булып, башаклары тулып утыручы басуларда эш гөрли. Комбайннар, кырмыскалар кебек, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр ашлык суктыра. Басу юлын кара тузан итеп, тыз-быз йөрүче йөк машиналары иген ташый. Эх, кыш айларында шушы матур мизгелне искә алу өчен “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче комбайнчылар турында язып китәсем килә. Бу хуҗалыкның алты мең гектар мәйданда җире бар. Шуның 4040 гектарында төрле бөртекле культуралар үстерелә. Шуңа күрә дә биредә эшләүче комбайнчыларны телгә алып китү дә бик урынлы булыр дип уйлыйм. Чөнки аларның тырышлыгы белән үстерелгән ашлык бер югалтусыз җыеп алына.
– Иген игүне берни белән дә чагыштырып булмый. Комбайн руле артында үземне бөтенләй башка төрле хис итәм. Күңелгә рәхәт. Ярыша-ярыша эшлибез, – дип сөйли “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче комбайнчылар. Әйе, әлегә басулар кар катламы астында булса да, комбайнчылар тизрәк иген өлгергән мәлен көтеп торалар. Биредә эшләүче комбайнчы һәрберсе берничә дистә ел эш тәҗрибәлеләр. Әлеге хуҗалыкта да беренче көннәрдән үк эшлиләр.
– Аларның тырыш хезмәте, уңганлыгы нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешеп киләбез. Безнең хуҗалыкта егетләребез “Акрос” комбайнында эшлиләр. Берьюлы дүрт комбайн эшләгән иген басуларын күрү аеруча куанычлы. Үзара ярыша-ярыша эшләгән игенчеләрнең күзләрендә очкын, күңелләрендә – өмет хисе. Аларның һәрберсе мактаулы механизаторлар. Көн-төн белән исәпләшми, үз эшләрен белеп башкаралар, шуның өчен мин аларга зур рәхмәтлемен. Мәсәлән, узган ел урып-җыю нәтиҗәләре буенча Рәфит Тимерҗанов 22 мең центнер ашлык сугып алу бәхетенә иреште. Рәмис Гыймалтдинов һәм Рәлиф Тимерҗановлар егермешәр мең центнер ашлык суктылар, алардан бер мең генә центнерга калыша Радик Фәизов, – дип механизаторларның хезмәтләре турында тәфсилләп сөйләде хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Заманча, куәтле техниканы йөртергә дә белергә кирәк бит әле. Әлеге егетләрнең һәрберсе үзе өйрәнгән.
– Комбайнда үзең өйрәнсәң генә эшләп була. Беркем өйрәтми, үзең өйрәнәсең. Бу комбайнны алып кайткач, китергән малайлар кабинага утыртып, күрсәтеп, китабын ачып, аңлатып бирделәр. Һәм шул ук көнне басуга кердем дә. Электән эшләгәч, миңа авыр булмады. Урактан соң комбайнны юып, сакларга кертеп куям, – дип сөйли тәҗрибәле комбайнчы Рәфит Тимерҗанов яңа комбайнда беренче хезмәт көне турында.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас