Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 февраль , 09:15

Яңа Ялдәктә кышкы фермер Сабантуе узды

Районда беренче тапкыр Яңа Ялдәк авылындагы Рамил Зарипов һәм Абдурахман Дүсмәтовларның крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә “Аек авыл” программасы кысаларында кышкы фермер Сабантуе узды

Яңа Ялдәктә кышкы фермер Сабантуе узды
Яңа Ялдәктә кышкы фермер Сабантуе узды

Атналар буе дулаган буран да, юллардагы кар көртләре дә, бит очларын чеметеп алырлык каты салкыннар да бу чараны күрергә теләүчеләргә киртә була алмады. Кышкы бәйрәм, Сабантуй кебек үк, иркен ферма ихатасы янында оештырылды. Хәер, бу урынны бик күпләр элеккеге Сабантуй уза торган мәйдан дип белә. Тездән кар явып үтсә дә, бәйрәмгә килгән халыкка мәйданга үз техникасы белән төшү өчен юл ачылган иде. Кыш өстендә нинди бәйрәм, дип аптырар күпләр. Тик оештыра белсәң, кышта да җәйләрне кабатлап була икән, җәмәгать. Бигрәк тә тату, хезмәт сөючән кешеләр яшәгән авылларда. Ә менә Яңа Ялдәк халкы өчен сәламәтлекне саклау, балаларда аек яшәү рәвеше кыйммәтләрен тәрбияләү мөһим. Ә бу дөрес гадәтләр булганда, үсәргә һәм алга барырга мөмкин. Аларның барлык чаралары да шуңа юнәлдерелгән. Биредә яшәүчеләр спиртлы эчемлекләр кулланмаулары, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, рухи кыйммәтләргә бай тормыш белән яшәүләре белән җитди кызыксынулары шушы бәйрәмдә ачык чагылды.
Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләр – Гәүһәрия һәм Әхләф Зариповлар. Уллары Рамил Зарипов, кызлары Регина һәм кияүләре Абдурахман Дүсмәтовлар Сабантуйның төп иганәчесе дә иде. Бу көнне “Борай фермеры” бренды җитештергән ит продукциясе турында да күп сөйләнде һәм аларны татып карау мөмкинлеге дә булды.
– Яңа ел яллары бик озын, озак бит. Халык өйдә ятып арый, нишләргә белми аптырый. Ә балаларга бәйрәм рухы, бәйрәмнең дәвамы кирәк. Беренче тапкыр үтәчәк Сабантуй мәйданына күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне дә, район кунакларын да, гомумән, теләге булган һәркемне чакырдык. Чараның исеме дә үзеннән-үзе килеп чыкты, – ди Гәүһәрия ханым.
Гадәттә, беренче коймак төерле була дисәләр дә, бүгенге Сабантуйның "төерләре" күзгә чалынмады. Уеннарның күплеге һәм төрлелеге таң калдырды, бәйрәмне алып барган Салават Муллагалиев шаян сүзләре, дәртле тавышы, халык белән бер дулкында булуы бәйрәмгә үзгә ямь өстәде.
Бу көнне Яңа Ялдәккә җыйналган халык биеде, җырлады, аркан ярдәмендә тауга менде, чаңгыда узышты, җәядән атты, киез итекле хоккей уйнады, рулон печәне тәгәрәтте, понида йөрде, туп белән хоккей уйнады, аркан тартты, кыскасы, алар ял итте, күңел ачты. Җигүле атлар да бу көнне кунакларны авыл урамы буйлап җилдереп килеп торды. Шул рәвешле җәйге сабантуйның барлык уенын да диярлек кышын уйнап карады халык. Хәер, бил генә алышмадылар.
Гомумән алганда, Яңа Ялдәк авылында оештырылган кышкы Сабантуй тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде. Чара ахырына якынлашкач та, халык мәйданны буш калдырырга ашыкмады. Мәдәният хезмәткәрләренең җырларына кушылып җырлап, күмәк биюләр белән тәмамланды Сабантуй.
Борай авылының беренче мәктәбе сигезенче агрокласс сыйныф укучылары да әлеге Сабантуйда катнашты. Рамил Зарипов укучыларны хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды. Чара ахырында кунакларны тәмле пылау, төрле камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Һәр чарада катнашучы бик күп уңай хис-кичерешләр һәм дәрт күтәренкелеге алды. Күңелле бәйрәмне оештыруда шушы авыл активистлары Нурия һәм Әлфит, Венера һәм Радик Мостафиннар, Алина һәм Шамил Нәбиевлар, Лена һәм Роман Гариповлар, Гакиф Әхмәтшин, Рәиф Әхмәтгәрәев һәм пилмән цехында эшләүчеләрнең өлеше зур. Бу көнне бирегә килгән кунаклар алар адресына да зур рәхмәтләрен белдерделәр. Конкурслар, концерт номерлары тәмамлангач, бөтен халык өстәл янына Шакир Шәрифуллин хәзерләгән пылау ашарга җыелды, Яңа Ялдәк авылындагы шушы фермер хуҗалыгының ит эшкәртү цехында эшләүче апалар кунакларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлады. “Гаилә” кафесыннан килгән шеф-повар Абай кунакларга люля-кебаб авыз иттерде.
Калтасы районының Кокуш авыл биләмәсеннән килгән кунаклар да шушы программада катнашалар икән. Бу көнне алар да Яңа Ялдәк авылында үзләренең җыр бүләкләре белән чыгыш ясады. Кышкы Сабантуйны йомгаклап район яшьләр сәясәте мәдәнияте идарәсе начальнигы Илгиз Харисов катнашучыларга һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас