– Бианай белән бик тату яшәдек. Мин килен булып төшкәндә ул хат ташучы булып эшли иде. Үземнең эшемне тиз генә башкарам да аңа ярдәмләшергә дип авыл урамы буйлап гәзит таратырга чыгып йөгерә идем. Ул вакытта гәзит-журналлар бигрәк күп иде. Хат ташучы сумкасын күтәрә торган түгел. Бу эшнең дә асылына шулай төшенгәч, бианай хаклы ялга чыгып киткәндә мине үз урынына эшкә калдырды. Анда ике ел эшләгәч, тормыш иптәшем Данис фермер хуҗалыгы ачу теләге белән уртаклашты. Бу уй аңа каян килде дисәгез... Моңарчы үзебезнең шәхси хуҗалыкта күпләп мал асрый идек инде. Ике-өч савым сыеры, симертүдә дистәгә якын үгез, башмаклар бар иде. Менә шушы маллар абзарга сыймый башлагач, без фермер хуҗалыгы ачарга кирәклеген аңлап эш иттек. Бианай белән биатайның алты гектар пай җирен рәсмиләштереп, мал үрчетүдә шактый тәҗрибә туплап үзебезнең фермер хуҗалыгын төзеп җибәрдек. Минем үземнең әни гомер буена савучы булды. Беренче сыйныфта укыганда ук аңа ияреп ферма юлын таптый башлаган идем. Кияүгә чыкканчы саудым, аннан үзебезнең хуҗалыкта менә хәзер ничә ел савучы булып та эшлим. Дөресен генә әйткәндә, гомер буена савучы булдым, – дип сөйли үзенең тормыш юлы турында әңгәмәдәшем.
Уллары Наил белән Булат әнисенең олы таянычы. Данис абый гүр иясе булгач, хуҗалыкта җитәкчелекне Илүсә апа үз иңенә ала. Әйе, Илүсә ханым бүгенге көндә хуҗалык җитәкчесе булып эшләсә дә каршына килеп туган мәсьәләрне үзе хәл итәргә өйрәнгән. Кешелек дөньясында төрле хәл булырга мөмкин. Эшчеләр чирләп китсәләр дә сыерларны саумый калу мөмкин түгел. Шуңа күрә ул савым вакытына ялт итеп үзе килеп җитә. Ачык йөзле, үз эшенең остасы булган җитәкчене хуҗалык эшчеләре дә хөрмәт итә.
Уллары да әниләре белән бергә күтәрә бу дөнья йөген, алар икесе дә шушында эш-лиләр. Наил механизатор булса, Булат фермер хуҗалыгы ачып, ныклы адымнарын ясый. Габдуллинар фермер хуҗалыкларын үстерү өчен зур тырышлык салалар. Әлеге вакытта нәсел үгезе дә сатып алганнар. Ничек кенә булмасын, мал башы санын арттыру белән янып яши алар. Әлбәттә, бу кадәр хуҗалык эшләрен ике-өч кенә кеше алып бара торган түгел. Шуңа күрә авылдашлары Илдус Хәмидуллин, Олег Мөхәмәтҗанов, Володя Тимеряев һәм туганнары Рәис Габдуллин хуҗалык эшен алып баруда олы таянычлары.
– Кышлату уңышлы бара, 130 баштан артык симменталь һәм герефорд токымлы маллар асрала. Шуларның 40 башы савым сыерлары. Биредә савылган сөт Калтасы заводына тапшырылып бара. Сөттән кергән акча хуҗалык эшләрен алып бару өчен кышкы чорда бик зур ярдәм, – дип, үзенең хуҗалык эшләре белән таныштырып сүзен башлап җибәрде Йомакай авылында урнашкан хуҗалык башлыгы Илүсә Габдуллина.