Вострецово авыл биләмәсендә мондый хуҗалыклар бихисап. Һәм аларның һәрберсе авылларны яшәтү өчен көч сала. Яңа Ялдәк авылыннан “Ахунов”, “Р.Зарипов”, “Дүсмәтов”, Вострецоводан “Зарипова”, Яңа Бикмәттән “Билалов” һәм “Хаҗиев” крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары үзләренең узган ел уңышлары һәм киләчәк планнары белән уртаклашып чыгыш ясады.
Белүебезчә, Яңа Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы мөгезле эре терлекләр үстерү, авыл хуҗалыгы культуралары чәчү белән шөгыльләнә. Алар көздән басуларын сыйфатлы итеп эшкәртеп, көзге культуралар чәчеп калдырган. Мал азыгы да запасы белән хәзерләнгән. Бу турыда фермер Рамил Әхләф улы үз чыгышында чагылдырды. Хуҗалыкта үстерелгән маллар тиешле авырлыгына җиткерелеп, чалынып, үзләренең ит цехларында эшкәртелә. Сыйфатлы ит продуктлары үз кибетләрендә сатыла. Бүгенге көндә алар җитештергән продукция Борай районында гына түгел, Уфа кибетләрендә дә үз урыннарын били.
Абдурахман Дүсмәтовның да эшләре ырамлы баруын белеп торабыз. Ул менә берничә ел инде башкорт токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Үзенең хуҗалыгына җитәрлек күләмдә җире дә бар. Узган ел пони атлары да алып кайтты ул.
Ә менә инде өченче фермер хуҗалыгында герефорд токымлы маллар үрчетелә. Хуҗалык җитәкчесе Раил Ахунов бу хакта үзенең чыгышында җентекләп сөйләде. Фермер малчылык тармагыннан тыш, үз пилорамасын да дистә еллар буена эшләтә. Кышлату чорында бу эш белән ныклап торып шөгыльләнсәләр, ә яздан көзгә кадәр басу сөреп, иген үстереп, малларга сыйфатлы азык әзерләүдә тир түгәләр. Әлеге хуҗалык ике кешене эш белән тәэмин итә. Узган ел бик яңгырлы булуына карамастан, ашлыкның гектарыннан 33 центнерга кадәр төшем алынган. Районның бөтен аграрийлары ашлык үстерүдә мул уңышларга ирештеләр. Чөнки район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев һәм авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов ярдәме белән районның һәр хуҗалыгына элиталы орлык кайтарылып, шуның 90 проценты субсидияләнде. “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың” дип бер дә юкка әйтмәгән борынгылар. Әлеге уңыш шуны исбатлап тора. Яхшы сортлы орлык чәчелгәч, уңышы да мулдан булган. Гомумән, мондый күренешне районның бөтен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче хуҗалыкларында күрергә мөмкин. Шулай ук районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә район хакимиятенең ярдәме чиксез. Менә берничә ел инде рәттән Курган орлыкчылык заводыннан һәр хуҗалыкка чәчү материалы кайтарыла. Моның өчен бу көнне фермер хуҗалыгы башлыклары район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Вострецовода “Зарипова” крестьян-фермер ху-җалыгы игенчелек һәм малчылык тармакларын алып бара. Аның хуҗалыгында ит җитештерү өчен маллар асрала. Киләчәктә нәсел хуҗалыгы булдыру өчен герефордларны күпләп үрчетеп, тирә-як фермерлар белән бергә эшләргә уйлый.
Яңа Бикмәттә “Билалов” крестьян-фермер хуҗа-лыгы һәм яңа гына төзелгән “Хаҗиев” хуҗалыклары үз юнәлешләрендә акрын гына алга атлыйлар. Вил Билалов сөт җитештерү өчен аклы-каралы токымлы башмаклар алып кайтып эшен башлап җибәргән иде. Бүгенге көндә инде аягында ныклы басып торучы хуҗалык дип әйтергә була аның турында. Ә “Хаҗиев” хуҗалыгы икенче ел инде елкычылык тармагында үзен сыный. Яңа гына эш башлап җибәрүенә карамастан, фермер ярыйсы гына уңышка ирешеп өлгергән. Фермерларның күбесе мал үрчетү яки иген үстерү белән генә чикләнми, авылларында узган күп кенә чараларга иганәчелек ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүдә дә фермерларның өлеше зур. Аларның хезмәте күпкырлы, санап бетергесез. Кыш буена авыл урамнарын кардан арындырып, авылдашларын юлдан да өзлектермиләр алар.
Ваныш авыл биләмәсенә караган авылларда биш фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Болар арасында иң озак еллар эшләп килүчесе Арслановлар гаиләсенең Ваныш авылында урнашкан фермер хуҗалыгы тора.
Тәүге көн тәртибендә хуҗалык башлыгы Раил Арсланов узган елда ирешкән уңышлары белән уртаклашты, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләре турында сөйләп китте. Басучылыкта бу елгы урып-җыю эшләренә элиталы сортлы орлыклар алуны алгы планга куйды. Ә малчылык тармагына килгәндә, мал башын арттырып, сыйфатлы ит продукциясе җитештерүдә эшләячәкләрен белдерде.
Артабан утырышта Йомакай авылында урнашкан “Габдуллин” һәм “Габдуллина” крестьян-фермер хуҗалыкларының эшчәнлеге турында Илүсә Габдуллина чыгыш ясады. Биредәге хуҗалыкларда сөт һәм ит җитештерү өчен симменталь һәм герефорд токымлы маллар асрала. Аларның 700 гектардан артык җире бар, шунда бөртекле культуралар үстерәләр. Агымдагы ел чәчү кампаниясенә дә тулы әзерлек эшләре бара. Малчылыкка килгәндә кышлатуны уңышлы гына, югалтуларсыз чыгып яталар. Хуҗалыкларда ит һәм сөт җитештерелә. Терлекләрне тукландыруга килгәндә мал азыгы рационы бай һәм запас белән хәзерләнгән.
Шөкшән авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында да кышлатуның уңышлы баруы турында хуҗалык башлыгы Салават Зарипов бәян итте. Салават Мәгънәви улы – үз көче белән фермер хуҗалыгы оештыручы кеше. Аның хуҗалыгында нинди генә токымлы һәм нинди генә төрле маллар асралмый. Ул киләчәктә аларны үрчетеп, мал башы санын арттыру турында әйтте. Гомумән алганда, ул сарыкчылык, елкычылык һәм басучылык тармаклары буенча эшләүче фермер. Аның хуҗалыгында һәрвакыт яңалык, үзгәреш булып кына тора. Эксперименталь фермер буларак ул басучылыкта да мул уңышларга ирешеп килә.