Яраткан эшең булу – зур бәхет, ә ул уңыш китерсә, димәк син икеләтә бәхетле, ди “Борай яңарышы” кооперативы рәисе, “Зилфугарян” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Камо Гургенович Зилфугарян.
Булдыклының эше әллә каян күренеп тора. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкаль бар. Бу сүзләр нәкъ Камога тап килә дисәм, һич ялгышу булмас. Ул үзенең хыялын тормышка ашыру өчен фермер хуҗалыгы ача. Малчылык белән шөгыльләнә башлаганда аның шәхси хуҗалыгында өч кенә баш мал була. Ул аларны акрынлап үрчетә һәм шул ук вакытта тиешле дәрәҗәгә җиткереп ит белән сату да итә. Бүген аның хуҗалыгында 40 баштан артык герефорд токымлы мал асрала. Узган ел инде ферма төзер өчен җир урыны алып, шунда үз чыгымнарына абзар төзи. Камоның маллар тота торган урында тәртип һәм чисталык өстенлек итә. Һәр мал яшь аермасы белән махсус урыннарда бәйдә тора. Мал азыгы да тулы рационлы. Ферма янында япма астындагы рулонга кысылган печән, келәттә өем-өем торган фураж, тозы, башка кирәкле витамин кушымталары боларны исбатлап тора. Үзе әйтүенчә, техникасы да, тагылма агрегатлары да җитәрлек.
Мал үрчетүнең нечкәлекләре күпкырлы. Ит җитештереп халыкка сатуга чыгару өчен ветеринария таләпләрен дә төгәл үтәп торырга кирәк бит әле. Әлеге хуҗалыкта боларның барысы да вакытында башкарыла. Малларга район ветеринария станциясе хезмәткәрләре ярдәме белән тиешле прививкасы эшләнеп тора. Һәр малның идентификатор биркалары бар. Киләчәктә ул мал башы санын арттырып, тагын да мал торагы төзеп, хуҗалыгын киңәйтергә ниятли. Моннан алты ел элек төзелгән “Борай яңарышы” кооперативының рәисе дә ул. Кооперативның төп эше булып үзләре җитештергән ит белән сәүдә итү, ит ысландыру һәм төрле колбаса эшләнмәләре сату тора. Шуңа Камо Зилфугарян үзенең хуҗалыгында күбрәк сыйфатлы ит җитештереп, кооператив нигезендә ачылган “Мираж” ит ысландыру цехында төрле ит продукциясе җитештерү өчен бу эшне башкарачак. Ит ысландыру цехында да бөтен уңайлыклар һәм җайланмалар бар. Узган ел ахырында әлеге цехка Камо үз чыгымына янә бер маринадлау өчен җайланма сатып алган. Бу җайланманы алганчы итләрне дүртәр көн маринадта тотып ысландырсалар, хәзер исә бер көндә әзер була. Мондый ысул ит ысландырырга китерүчеләр өчен бик тә уңайлы.
Камо Гургенович бер урында гына тапанып тора торган кеше түгел. Ул һәр-вакыт яңалыкка омтылучы, хуҗалыгын алга таба этәрүче. Хәзерге заманда бертөрле генә эш белән шөгыльләнеп алга китеп булмый, ди ул. Әлбәттә, дөрес фаразлый ул. Район үзәгендә генә түгел, ул Балтач халкын да үзенең хуҗалыгында җитештерелгән ит һәм ит продукциясе белән тәэмин итә. Ул анда “Мясо и точка” дигән кибет ачып җибәргән. Биредә бөтен кооператив җитештергән продукция сатыла. Кооператив составында булган малчылык, сарыкчылык һәм кошчылык белән шөгыльләнүче эшкуарларның һәрберсе үз продукциясен ысландырып сатуга чыгара. Камо шулай ук ысландырылган ит продукцияләре белән бик күп төрле ярминкәләрдә, конкурсларда катнашып, сыйфаты буенча призлы урыннар алып тора. Һәр елны Уфада узган “Ел бренды” конкурсында катнаша, 2024 елда Гран-прига ия булды. Ул бу конкурска ат итеннән ысландырылган рулет эшләп тәкъдим итә һәм җиңү яулый. Киләчәктә кооператив әгъзалары яңа деликатеслар җитештерә башлау өстендә эш алып баралар. Узган ел да Камо Гургенович өчен бар яклап та аеруча уңышлы була. “Агрокомплекс” 35 халыкара күргәзмәсе кысаларында узган “Иң яхшы фермер продукты-2025” конкурсында ат ите эшләнмәләре белән катнашып, икенче дәрәҗә Дипломга ия була. Шулай ук “Безнең бренд – 2025” дегустация конкурсында да үзенең ит эшләнмәләре белән катнашып, икенче дәрәҗә Дипломга лаек дип табыла. Камо Зилфугарян сыер, ат, каз, үрдәк итләреннән тыш сарык итеннән телеңне йотарлык итеп шашлык эшли. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча узган төрле конкурсларда, чараларда актив катнаша. Кибетләре шүрлекләрендә дә аның цехында ысланып җитештерелгән ит продукцияләре киң урын били. Камо Зилфугарян, гомумән, ит эшкәртү, аларны төрле ысуллар белән ыслау эшләрен даими үзе һәм тормыш иптәше Әлфия белән башкара.
– Без халык өчен эшлибез, безнең үзебезнең хуҗалыкта җитешетерелгән продукцияне сатып алучыларыбыз бар. Тирә-як районнарга чыгып та сатабыз. Үзләре дә күпләп килеп ала. Гомумән, ит эшкәртүне сыйфатлы башкарган очракта гына кирәкле нәтиҗәгә ирешеп була. Шуңа күрә дә бу мөһим эшне шәхсән үзем башкарам, – ди фермер хуҗалыгы башлыгы Камо.