Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 февраль , 14:27

Малчылык тармагын үрчетүдә үзләрен сынатмыйлар

Авыл халкының социаль-икътисадый тормышында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр мөһим роль уйный.

Малчылык тармагын  үрчетүдә үзләрен сынатмыйлар
Малчылык тармагын үрчетүдә үзләрен сынатмыйлар

Әҗәк авыл биләмәсенә караган авылларда ике крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Колос” хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Моны күптән түгел Әҗәк авылы китапханәсендә узган авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең отчеты исбатлады.
Биредә озак еллар “Салават” хуҗа-лыгын җитәкләүче Ринат Раянов чыгыш ясады: “Безнең хуҗалыкта аз гына үзгәрешләр бара. Җирләрне һәм хуҗалыкны фермер хуҗалыгына күчерү эше белән мәшгульбез. Бер мөлкәт тә югалмый. Бар да Ришат Раяновның фермер хуҗалыгында булачак. Улым белән хуҗалыкны бергә җитәклибез. Сыерлар, атлар, сарыклар үрчетүдә эш алып барабыз. Биш йөз гектар мәйданда җир эшкәртәбез. Шулай хуҗалыктагы эшчеләрнең дә көнкүрешен алып барырга тырышабыз. Хезмәт хакыннан тыш кирәгенчә ашлык һәм бозаулар да бирәбез. Һәр эшчебезгә индивидуаль караштабыз. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге вакытта кышлату чоры бара. Мал азыгын елдагыча артыгы белән хәзерлибез. 2005 елдан башлап авыл хуҗалыгында эшлим. Әмма ләкин авыл хуҗалыгы өчен соңгы дүрт елда район хакимиятеннән күрсәтелгән кебек ярдәмне күргәнем булмады. Бүген авыл хуҗалыгында эшләү өчен бөтен ярдәм дә каралган. Район хакимияте хәстәрлеге белән элиталы сортлы орлыклар кайтарыла, мондый хәл күргән юк иде. Авыл хуҗалыгы да алга табан атлый. Инвесторлар килә. Алар белән бергә авыл хуҗалыгы тармакларына яңалыклар үтеп керә. Заманча, куәтле техника шуларны исбатлап тора да инде”.
Ринат Хәким улының авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турындагы чыгышыннан соң Мамады авылы фермеры Элик Зыятов та (рәсемдә) үзенең крестьян-фермер хуҗалыгы эше белән таныштырып, киләчәктәге планнары белән уртаклашты.
Элик Федорович берничә дистә ел инде авыл хуҗалыгының төрле тармагында тир түгеп эшләүчеләрнең берсе. Ул үз хуҗалыгын ачып эш башлаганда нибары 50 гектар мәйдан гына җире була. Бүген исә ул аны 350 гектарга җиткергән. Малчылык тармагында үзен сынаган фермер герефорд токымлы мал үрчетүдә дә эшли. 26 баш башмак алып кайтып фермер хуҗалыгы эшчәнлеген башлап җибәрә. Бүген исә малларның баш саны йөздән артык.
– Мал башы санын арттыру белән аның мәшәкате дә күбәя. Мал азыгы проблема түгел. Анысы җитәрлек. Ә менә малларны асрау абзарларында урыннарны ишәйтергә кирәк була инде. Әлегә без хуҗалыкта бер ангар төзеп куйган идек, менә икенчесен төзү өчен кирәк-ярак материаллар тупладык, яз җитү белән бу эшкә тотыначакбыз. Мал башы санын арттыру өчен нәсел үгезе дә алып кайттык. Малчылык тармагын үстереп, сыйфатлы ит җитештерүне туктатмаска дигән теләк белән яшибез, – ди фермер хуҗалыгы башлыгы Элик Зыятов. 

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас