Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 февраль , 14:30

Авыр сугыш көннәре күңелендә тирән эз калдырган

Элеккеге кешеләрнең сәламәтлеге нык булган, дияргә яратабыз. Бу, бәлки, чыннан да шулайдыр. Ник дигәндә, күпме авырлыклар, ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләре күреп тә, 90 яшьлек түгәрәк даталарын билгеләп үтүче акбабай, акәбиләребез бар.

Иске Карагыш авылында гомер итүче Заһит Галимҗанов та әнә шундый чор кешеләренең берсе. Узган ел ул да үзенең тугызынчы дистәсен ваклап, йөзгә табан салмак кына атлап бара. Язмыш аны озын гомерле генә түгел, кеше өчен теләсә кайсы яшьтә мөһим булган – җан җылысы, сәламәтлек һәм хәтер ныклыгы белән дә бүләкләгән. Туксан яшь ул – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки мондый олы яшьне каршы алу һәркемгә дә насыйп булмый. Заһит ага ил тормышындагы күп кенә вакыйгаларның шаһиты һәм катнашучысы буларак, катлаулы тормыш юлын лаеклы үткән. Ул сугышка кадәрге авыр елларда туган һәм авыр хезмәтнең нәрсә икәнен балачактан ук белгән. Әтисе күп кенә ирләр белән беррәттән фронтка киткән, ә авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калган.
Ул бөтен гомерен туган колхозында эшләүгә багышлаган, хезмәт юлының күп өлешен механизатор булып хезмәт куйган.
Заһит Галимҗанов күпба-лалы гаиләдә туып-үсә. Әти-ләрен сугышка алып кит-кәч, алар биш малай әниләре тәрбиясендә калалар. Бик авыр чорда яшәргә туры килә аларга. Шуңа күрә Заһит бабайга уку да бик тәтеми. Ул әнисенә ярдәм итү һәм туганнарын ачлыктан алып калу өчен бишенче классны бетереп тормыйча колхозга көтүче булып эшкә чыга. Менә шушы вакыттан аның хезмәт юлы башланып китә инде. Балачагыннан ук колхоз эшендә җигелә. Аннары армия сафына алына. Өч елда дүрт ай солдат булырга туры килә аңа. Хәрби бурычын намус белән үтеп кайткач, тагын туган авылындагы колхозда хезмәт юлын дәвам итә. Бу юлы инде ул төрле эштә түгел, ә механизатор булып. Бөре шәһәрендә трактор таныклыгы алып кайткач, колхоз рәисе аңа ДТ-75 тракторын ышанып тапшыра. Заһит ага җитәкченең ышанычын аклый да. Көн-төн белән исәпләшми, тырышып хезмәтен сала. Аңа төрле техникада, төрле вазыйфаларда эшләргә туры килә. Кирәк чакта механизатор, машина-трактор паркы бригадиры, ферма мөдире булып та эшли. Матур хезмәт юлы узган ветеран олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә тулы тормыш белән яши. 91 яшендә булса да “Уралец” тракторы бар, кош-корт асрый, мал-туар, өчәр баш ат тота.
Дөнья хәлләре белән дә кызыксына бабакай, телевизор карый, гәзит тә укый. Авыл җирендә яшәгәч, әле дә ихатада эш җитәрлек инде. Әңгәмәдәшемнең нечкә күңелле, сабыр холыклы, уңган булуын аның тәрәз төбендә кыш көне дә аллы-гөлле чәчәкләре белән сөендереп үсеп утырган гөлләре исбатлап тора.
– Авыр чакларны күп күрдең, рәхәт тормышта да яшәп кара, дигәндер инде Ходай Тәгалә, – дип аңлата үзенең озын гомерле булуының серен Заһит ага һәм яшьләргә бүгенге тормышның кадерен белеп, сабыр булып, зарланмый яшәргә киңәш итә.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас